Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Полиция вәкиле булып эшләгән ярты көнем

"Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан инде 2008 елдан бирле уздырыла. Моңарчы бу һөнәр ияләрен гел урап узарга тырышсам да, бу юлы үземне хокук саклау органнары эшчәнлегендә сынап карау мөмкинлегенә шатланып ризалаштым. Кайсы бүлекчәгә барырга? Алары да үзара бихисап төркемгә бүленә бит әле: кизү бүлеге, җинаятьләр...

"Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан инде 2008 елдан бирле уздырыла. Моңарчы бу һөнәр ияләрен гел урап узарга тырышсам да, бу юлы үземне хокук саклау органнары эшчәнлегендә сынап карау мөмкинлегенә шатланып ризалаштым.
Кайсы бүлекчәгә барырга? Алары да үзара бихисап төркемгә бүленә бит әле: кизү бүлеге, җинаятьләр тикшерү бүлеге, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, экспертиза-криминалистика үзәге, тикшерү-оператив төркемнәр, юлларда транспорт белән бәйле җинаятьләрне кисәтү эше һ.б., һ.б...
Районыбыз тыныч төбәкләрдән санала. Көн саен ниндидер җинаять эшләнеп тормый. Корыны бушка аударганчы, авыл халкы белән якыннан аралашырмын, участок полициясенә кемнәр нинди борчу-дәгъвалар белән мөрәҗәгать итәләр икән - шуның белән танышырмын дип, Иске Байсар участогын сайладым. Минем "укытучым" әле үзе дә бу җәйдә генә "участковый" хезмәтенә күчкән Юныс Латыйпов. Узган җомгада көндезге сәгать икедән соң чыгып китәргә сөйләштек.
Полиция хезмәткәренең миңа кимендә 3-4 үлчәмгә зуррак калын курткасы эченә кереп чумдым дию дөрес булыр. Көч-хәл белән кулларымны озын җиңнәрдән тышка чыгарып, төймәләремне эләктереп бетергәнче шыбыр су булдым. Ай-һай калын һәм авыр... Милиция дип аталган чорда хезмәткәрләрне баштанаяк киендереп кенә калмыйча, өс-башларын даими алмаштырып та торган булсалар, хәзер киемнәрне үзең теләгән үлчәмдә алу түгел, гомумән, кулга төшерү дә җиңел түгел икән. Авыз ачып калсаң, үзең сатып аласың. Шуңа артык сайланырга туры килми, зурга да түзәләр, бәләкәйне дә сыйдыралар. Бүрек колакны капламый, җил керер, мөгаен. Шуңа үземнең җиңел башлыгымны да эләктердем. Хәер, соңыннан бүрекнең дә бик җылы һәм уңайлы булуы ачыкланды.
Машинага чыксам, Юныс янында тагын ике полиция вәкиле утыра. Иске Байсар белән Илеш районының Исәмәт авыллары арасындагы М7 трассасының юл читендә урнашкан "Протон" ягулык станциясендә 200 литр солярка урлаулары турында хәбәр кергән икән. Экспертиза-криминалистика бүлеге башлыгы Айдар Фазлыев, сорау алучы Азат Саматов, Юныс, мин - дүртәүләп угрылар тотарга киттек.
Алгарак китеп язам: бу көнне миңа авылларда йөрергә дә, тәртипсез гаиләләрдә булырга да, өлкәннәрнең хәлләрен белешергә дә, гомумән, полиция участок вәкиле гадәттә башкара торган эшләрнең берсен генә дә эшләргә туры килмәде. Бар вакытыбыз шушы ягулык салу станциясендә үтте. Тәртип бозулардан профилактикалау буенча "Татнефть"нең шәхси каравыл предприятиесе хезмәткәрләре Россияне иңләп-буйлап йөреп, ягулык салу станцияләрендә зур йөк машиналары, "фура"лар йөртүчеләрне читтән күзәтә, тикшерә, тәртип бозулар булса, чарасын күрә икән. Яр Чаллы шәһәреннән Чиләбегә солярка ташучы ике "фура" хуҗасын исә товарларын үзләренә бушатканда эләктергәннәр - агызыр тишекләре томаланып куелган цистернадан, бик пөхтә итеп кенә пломбасын алып, солярканы чиләкләп бушатканда өсләренә килеп чыкканнар. Күпне күргән шофер абзыйларның безгә артык исләре китмәде шикелле, үз гаепләрен танып, ничек эшләүләрен күрсәтеп фотога төшәргә дә каршы килмәделәр хәтта. Тәртип бозучылар тотылган, урланган мал табылган, үз гаепләрен танып биргән аңлатмалары да, шаһитләр дә бар... Эш бетте шикелле! Юк, башлана гына икән әле. Калган ике сәгатьтән артык вакыт кәгазь тутыру белән генә узды. Чып-чын кәгазь боткасы икән бу хезмәт! Һәр адымны бөртекләп язусыз да булмыйдыр, әлбәттә, әмма ул вакыт эчендә күпме тәртип бозуны ачыкларга, җинаятьчеләр тотарга булыр иде! Экспертиза бүлеге башлыгы Айдар Фазлыев урынны күпләп фотога төшерде, сорау алучы Азат Саматов зыян күрүчеләрдән һәм гаеплеләрдән бик җентекләп сораштырып, озаклап кирәкле кәгазьләрне язды. Мин ул арада Юныс Латыйповтан эшенең үзенчәлекләре, авырлыгы-җиңеллеге турында сораштырдым.
Байсарда өр-яңа полиция участок вәкиле йорты салынган. Кәзкәй авылы егете Юныс шунда яши санала, Иске Байсар, Чуракай, Югары Яхшый җирлекләре - барысы 10 авылга хезмәт күрсәтә.
- Җәйләрен төнлә йоклап тормый гына кабат эшкә киткән чаклар да булды - яшьләр күп вакытта тәртип бозулар булмый тормый. Бигрәк тә трассага якын урнашкан зур авыллар - Байсар, Яхшыйга йөрергә туры килә, - ди Юныс. - Өлкән яшьтәге апа-абыйлар янына кергәч, бер-бер хәл булса, шалтыратыгыз, дип визиткалар калдырып чыгам. Гаиләләрендә тавыш чыгаручы, эчеп йөрүчеләр белән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгән чаклар була - кисәтүдән соң да акылларына килмәсәләр, участокка алып китәргә туры килә.
Үз йортында ни барын җирлек башлыгыннан да яхшы белүче булмас. Участок вәкиле алар белән кулга-кул тотынып эшли. Иске Байсар җирлеге башлыгы Рамис Кадыйров, тәртип бозулар турында хәбәр килсә, бергә йөрибез, бергә барабыз, ди:
- Юныс яшьләр белән дә уртак тел тапты, өлкәннәр белән дә теләп аралаша. Тыныч, сабыр. Төптән уйлап эшли, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да шундук килеп җитә.
Участок вәкиленең ял көне булып якшәмбе санала, тик хәбәр керә икән, минем бүген ял дип утыра алмыйсың, билгеле. Тәүлекнең 24 сәгате, атнаның җиде көне эштә узып, көн белән төн буталган вакытлар да була. Һөнәр алыштыру тәҗрибәсеннән үзем өчен шуны аңладым: хокук саклау органнары хезмәткәрләре, нинди генә бүлектә көч куйсалар да, гаять тынгысыз, салкын кан һәм тиз уйлап дөрес карарга килүне таләп итүче һөнәр ияләре. Көн-төн белән исәпләшмәүче, иң мөһиме - кешеләр белән уртак тел таба белеп эшләүче полиция хезмәткәрләренең барысына да эшләрендә бары тик сабырлык һәм закон бозу очракларының азрак булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев