Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Президент “Салават күпере”ндәге сыйфатсыз торак турындагы шикаятьләрне тикшерергә кушты

Комплекста яшәүчеләр төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуына дәгъва белдерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Салават күпере" торак комплексында яшәүчеләрдән килгән шикаятьләр буенча махсус тикшерү оештырырга кушты. Комплекста яшәүчеләр төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуына дәгъва белдерә. Бу хакта бүген Рөстәм "Минем исемгә күп шикаятьләр килә. "Салават күпере"ндә яшәүчеләр сыйфатсыз йортларга зарлана. Республиканың Госстройнадзор белгечләренә...

Комплекста яшәүчеләр төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуына дәгъва белдерә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Салават күпере" торак комплексында яшәүчеләрдән килгән шикаятьләр буенча махсус тикшерү оештырырга кушты. Комплекста яшәүчеләр төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуына дәгъва белдерә. Бу хакта бүген Рөстәм
"Минем исемгә күп шикаятьләр килә. "Салават күпере"ндә яшәүчеләр сыйфатсыз йортларга зарлана. Республиканың Госстройнадзор белгечләренә урынга барып тикшерергә һәм тиешле чара күрергә кирәк", - бип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук, Президент социаль-мәдәни тармакта төзелеш һәм капиталь төзекләндерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруга җәлеп ителгән подрядчыларың эшләрен яхшылап күзәтергә кирәклеген дә әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, алдарак Теләче районында төзүчеләрнең яңа клуб төзегәндә икенчел төзелеш материаллары куллануы турында хәбәр килә. Моннан тыш, проект документациясендә һәм техник регламентларда тупас тәртип бозулар була, оешма яңа җиһазлар белән тәэмин ителми.
"Намуссыз кешеләр! Без бу авылда халык өчен клуб төзибез, ә алар эшкә шундый мөнәсәбәттә. Башка беркайчан да мондый прдрядчикны эшкә якын китермәгез. Ә йомгаклау документларын имзалаган кураторны җаваплылыкка тартырга кирәк", - дип өстәде Президент. Һәм мондый хәбәрләргә кичемәстән игътибар итәргә кушты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев