Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Президент Юлламасы: эш һәркемгә дә җитәрлек

2017 ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Шулай ук Россиядә дә игълан ителгән Экология елы кысаларында республикада уңайлы мохит тудыру дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елга бурычларны билгеләгән, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасында белдерде. Бурычлар бүленде Бүген ТР Дәүләт Советының...

2017 ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Шулай ук Россиядә дә игълан ителгән Экология елы кысаларында республикада уңайлы мохит тудыру дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елга бурычларны билгеләгән, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасында белдерде.
Бурычлар бүленде
Бүген ТР Дәүләт Советының депутатлар, дәүләт хакимияте һәм хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек, традицион дин әһелләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узган егерменче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен киләсе елга бурычларны билгеләп, еллык Юлламасы белән чыгыш ясады.
"Көчле төбәкләре Россиянең бөеклеген тәэмин итә. Ул көчле төбәкләр арасында безнең Татарстан да бар! Бүген, бердәм команда булып эшләп, без республикабызның киләчәген төзүебезне дәвам итәбез. Иң әһәмиятлесе: ни теләгәнебезне һәм шуңа ничек ирешергә мөмкин булуын яхшы беләбез".
Елдагыча, Президент сәнәгать, авыл хуҗалыгы, белем бирү, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне күтәрде. Әлбәттә, нефть, газ һәм химия комплекслары Татарстан икътисадының әйдәп бара торан өлкәсе булуы ассызыкланды. Президент югары уку йортлары белән эре предприятиеләргә кадрлар әзерләү, яңа югары технологик продукцияләр җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм динара татулык - республиканың өстенлеге булуын, милли мәгарифне саклау, милләтләр бердәмлеген ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады. Киләсе елда Татарстан халыкларының чираттагы, өченче съездын уздыру заруриятен әйтте. Социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмаларга халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт функцияләренең бер өлешен тапшыруны дәвам итәргә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ, мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр иҗтимагый хәрәкәтләре мөмкинлекләрен активрак файдаланырга киңәш бирде. Бу уңайдан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан нәтиҗәлерәк эшчәнлек таләп итте. Шулай ук Олимпиадаларда җиңү яуларлык спортчылар күрергә теләвен дә искәртте.
"Тел - милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау һәм аны үстерү - безнең уртак бурыч. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Татар теле дәресләре балалар өчен кызыклы булуы мөһим".
"Татмедиа" агентлыгы исә Президенттан халыкны дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеген кайгырту, ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы "Халык контроле" системасын камилләштерү, хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен дәвам итү, Күпфункцияле үзәкләрдәге хезмәтләрне арттыру йөкләмәсен алды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика предприятиеләре белән берлектә юл битумнары һәм асфальт-бетон катнашмаларының яңа төбәк стандартларын, шулай ук ремонт ясау аралыгында юлларның хезмәт итү вакытын арттыру өчен нәтиҗәле инновацион материаллар, конструкцияләр һәм технологияләр кертү буенча эшләргә, республикада цемент-бетон юллар төзү тәҗрибәсен өйрәнергә әмер бирелде.
Муниципалитетларга җир ресурсларын файдалану, торак төзелеше өчен күчерелгән авыл хуҗалыгы җирләренә һәм озак вакыт файдаланылмаучы кишәрлекләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә кушылды. "Җир нәтиҗә китерергә тиеш! Җир белән белемсез, битараф эш итәргә ярамый, законга каршы теләсә нинди гамәл кылу шулай ук тыела. Барлык процедуралар халыкка аңлаешлы булырга тиеш", - дип катгый итеп әйтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдында муниципалитетларның территориаль планлаштыру документларын әзерләүнең сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнү, ә һәрбер муниципалитетка халыкны һәм шулай ук профессиональ архитекторлар һәм дизайнерларны җәлеп итеп, территорияләрне үстерүнең үз регламентын кабул итү, районнарда архитектура бүлекләрен кадрлар белән тәэмин итү бурычы куелды. "Матур, төзек урамнар һәм мәйданчыклар, биналар күңелгә ятышлы, алар яшәү өчен уңайлы мохит булдыра, инвесторлар күзендә районның дәрәҗәсен күтәрә, туристларны җәлеп итә", - дип аңлатты Президент.
Кече һәм урта эшкуарлык та игътибардан читтә калмады. ТР Президенты бизнесның реаль секторда үсешенә муниципаль сәнәгать мәйданчыклар этәргеч бирүен искәртеп, хәзер республикада шундый илле ике мәйданчык исәпләнүен, 2020 елга аларның саны йөзгә җиткереләчәген вәгъдә итте. Республика Хөкүмәтен Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация белән бергәләп төбәк лизинг компаниясен төзү эшен контрольдә тотарга сорады.
Ишегалларына чират җитте
Мәгълүм булганча, узган ел - Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, ә агымдагы ел Су саклау зоналары елы буларак үтте. Президент парклар, скверлар һәм су саклау зоналарын төзекләндерүгә аеруча саллы өлеш керткән "Татнефть", "ТАИФ", Казан вертолет заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, "Ак барс" һәм башка компанияләренә рәхмәтен җиткерде. 2017 елны "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" дип игълан итү яшәү өчен уңайлы мохит тудыру юнәлешендә башланган эшне, Россиядә Экология елы игълан ителүен дә исәпкә алып, шәһәр һәм авылларда агачлар утырту, сулыкларны чистарту, яр буйларын төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Йорт яны территорияләренә аерым игътибар биреләчәк.
2015-2016 елларда Татарстанда 183 парк һәм сквер төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Республиканың 20 районында яр буенда ял итү урыннары, Казан шәһәрендә - Түбән Болак яр буе һәм "Аккош күле" урман-парк зонасы барлыкка киләчәк.
Авыл - республиканың таянычы
Президент фикеренчә, республикада авыл хуҗалыгының көндәшлеккә сәләтен күтәрергә теләсәк, авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Соңгы вакытта продукцияне мулдан бирә торган җирләрнең кимүе күзәтелә, дип Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге аеруча зур кыйммәткә ия җирләр реестрын төзергә тәкъдим итте. Моннан тыш, полоса аша һәм урталыкта калдырып, шуның нәтиҗәсендә алга таба эшкәртеп булмастай җир пайларын тәртипсез рәвештә бүлеп бирүне туктатырга әмер бирде. Муниципалитетларга, федераль хакимиятнең территориаль органнарына, республика Хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең файдаланылышын күз угында тотарга кушты.
"Авыл - республиканың нигезе, аның таяныр ноктасы. Тел, дин, мәдәният һәм милли рухны саклауга ул зур өлеш кертә. Безнең дәүләт программаларының күбесе авыл үсешенә юнәлгән. Без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез".
Президент үзенең Юлламасында бакчачылык һәм дача хуҗалыклары өлкәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләрне дә яңгыратты. Республикада меңгә якын бакчачылык ширкәте исәпләнә, барлыгы алар 24 мең гектарны биләп тора. Сер түгел, халык җәй айларында вакытын бакчада үткәрергә тырыша. Бакчачыларга тиешле уңайлыклар булдыру - хакимият органнары бурычы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Сүз иң гади ихтыяҗлар турында бара: бакчаларга су һәм ут кертү, юллар уздыру, чүп түгүне оештыру. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләләр буенча республика Хөкүмәтендә эш алып барыла инде, киләсе елдан өч еллык программа гамәлгә ашырыла башлаячак.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсенә дә тукталды. Бүген үрнәк булырлык хуҗалыклардан ул - Арча районының "Кырлай", Актанышның "Әнәк" агрофирмалары, Алабуга районының "Вятские Зори" һәм "Светлая Долина", Теләче районының "Игенче" компанияләре, Мамадыш районының "Азык-төлек программасы", шулай ук Кукмараның "Восток" агросәнәгать комплексларын атады. Республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләменең яртысын җитештергән шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының елдан-ел ишәя баруына куанып, мондый эшкуарларга киләчәктә дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Президент Юлламасында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен, гадәттәгечә, республика хакимияте алдында куелган бурычларны үтәү буенча эш планын төзиячәк.
чыганак: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/63128-prezident-yullamasyi-esh-һәrkemgә-dә-җitәrlek.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев