Актаныш

АКТАНЫШ ПРОКУРАТУРАСЫ ХӘБӘР ИТӘ: Җирлек башлыклары, халыктан кергән гаризаларны игътибарсыз калдырмагыз, юкса эш харап

Югары Яхшый җирлеге кешесе район прокуратурасына авыл җирлеге башкарма комитетына кергән гаризасы игътибарга алынмау турында мөрәҗәгать иткән иде.

Прокуратура тикшерү үткәреп, чыннан да, Югары Яхшый җирлеге башкарма комитетында бу кешедән кергән мөрәҗәгатькә җавап бирелмәвен ачыклады. Прокуратура авыл җирлеге башлыгына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.59 маддәсе буенча эш ачты. Прокурор акты карау өчен район җәмәгать судына җибәрелде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: