Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Психолог: Баланы вакытын белеп кенә мактарга кирәк

Һәр балага тәмле сүз, мактау кирәк. Әмма аны кылган һәр гамәле өчен үсендереп тору кирәкме? Психологлар киңәшенә күз салыйк әле.

                                            Баланы гади һәм җиңел бирелә торган гамәлләре, табигый сәләтләре өчен мактау дөрес түгел. Моның күбрәк тискәре йогынтысы булачак. Көч һәм тырышлык таләп ителгән, җиңел ирешелмәгән гамәлләр өчен лаеклы сүзләрне ишеттерергә киңәш ителә.

Реклама


                                            Вакытын белеп кенә мактарга кирәк. Бала андый сүзләргә ияләшергә тиеш түгел. Юкса ул аны һәрвакыт таләп итәчәк һәм көтәчәк. Бала нәрсәне дә булса мактау өчен түгел, өйрәнү, нәтиҗә өчен эшләргә тиеш. Мактау сүзләре ишетми икән, ул башкаларның уңышына карата көнче, вакчыл булып үсәчәк.
                                            Мактауның бәһасе төшмәсен өчен, аны еш әйтергә ярамый. «Мине барыбер мактаячаклар» дигән хис тумасын.
Баланың шәхси сыйфатлары өчен түгел, ә казанышлары өчен мактау сүзләре әйтү дөресрәк. Югыйсә аның борыны күтәреләчәк. Артык югары үзбәя – бер дә матур күренеш түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу файдалы Белгеч киңәш итә Психология