Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучы авылында гомер кичерүче Халидә әби Гәрәева 6 май көнне үзенең 100 яшен каршы алды

 Йөзьяшәр ветеран укытучыны гомер бәйрәме белән район башлыгы Энгель Фәттахов үзе тәбрик итеп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды. 

Бер гасыр гомер кичерсә дә, Халидә апаның уш-зиһене дөрес, хәтере искиткеч әле. Колагы ныклап ишетмәсә дә, сорауларга төгәл итеп җавап бирә ул.

-Мине шушылай зурлаганыгыз өчен  бик зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз, эшегездә уңышлар юлдаш булсын, -дип изге теләкләре белән каршы  алды ул район башлыгын. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан күкрәгенә тагылган юбилей медален кытыршы куллары белән сак кына сыйпап куйды. Әйе, Җиңү көне ак әби өчен дә бик кадерле һәм истәлекле. 1945 елдан бирле үзенең туган көне кебек, Җиңү бәйрәмен дә шатланып көтеп ала ул.

Әтисе Касыйм Миргалимов бик дини кеше булганлыктан, балаларына да белем бирергә омтыла. Пучы урта мәктәбен тәмамлагач та, Халидә әбине инструктор итеп билгелиләр. Шунда халыкка агитация-пропаганда эшләре алып бара. Сугыш вакытында район комсомол оешмасында эшли. 1944-1945 елларда партия мәктәбендә белем ала. Җирлектәге радио аша колхозчыларга лекцияләр укый. Тамагы ач булса да, иртән радиодан үзенең моңлы тавышы белән авылдашларына җырлар бүләк итә. Шул рәвешле, аз булса да, күңелләрен күтәрергә тырыша. Бер үк вакытта укытучы булып та эшли. Качкын мәктәбендә математика фәненнән укыткан вакытта булачак тормыш иптәше, фронтовик Касыйм Миргалимов белән таныша. Ул да мәктәптә хезмәт куя, рус теленнән укыта. Бер елдан соң, 1947 елда  кавышып, гаилә коралар. Яшь гаиләне район мәгариф идарәсеннән Мөслим районы Иске Сәет авылына укытырга җибәрәләр. Анда 30 ел хезмәт куйгач, гаилә Пучыга кайтып төпләнә. Йорт салып керәләр. 

Халидә әби белән Касыйм абый өч балага гомер биргән. Рөстәм, Рәмилә, Рәфидә әти-әнисенең төп таянычлары, булышчылары булып үсә. Мәктәптән кайтып керә алмаган, җәмәгать эшләреннән бушамаган  әти-әниләрен аңлап, ихатадагы бар эшне дә башкара алар. Касый абый 2010 елны бакыйлыкка күчкәч әниләрен ялгыз гына калдырмыйлар. Бергәләп тәрбия кылалар. Кышын Рәмилә апа Чаллыга алып китә, җәйгә Пучыга кайтып, Рөстәм абый янында бергәләп яшиләр.

Халидә әбигә күзләр генә тимәсен. Яшьтән үк яратып шөгыльләнгән бакчачылык эшен әле дә ташламый. Балаларына үзенең киңәшләрен биреп тора. Кулына көрәк алырга да авырсынмый. Чөнки хәрәкәттә-бәрәкәт булса гына, буыннар катмый, ди. Өй эчендә торган тренажерда да шөгыльләнә икән әле.

Ак әбиләре оныкларының, оныкчыкларының да таянычлары, куанычлары. Ул булганда өйләр якты, ди алар.

Шат күңелле йөзьяшәр кунакларны үзенең 101 яшенә чакырып калды. Амин, ул көннәрне дә күрергә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев