Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында Украинадан килгән 3 өлкән кеше яши

Бүген Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында 58 ярдәмгә мохтаҗ кеше тәрбияләнә. Районның социаль яклау бүлегенә караган әлеге оешмада 32 хезмәткәр эшли.

             Пучы картлар һәм инвалидлар йортында Украинадан килгән качакларга да сыеныр урын табылган. Биредә хәрби хәрәкәт вакытында Россиягә кертелгән 3 өлкән яшьтәге хатын-кыз яши. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова өлкәннәрнең саулыклары канәгатьләнерлек булуын, хәтта үз яшьләренә караганда күпкә яшь күренүләрен әйтте. 

- 92 яшьлек әби үзенең 68 яшьтәге кызы белән кайтты. Шулай ук 87 яшьтәге апаның да хәлен безнең хезмәткәрләр бик яхшы дип бәяли,-дип аңлатма бирде Гөлназ Фирдәвис кызы социаль хезмәткәрләрнең район башлыгы белән очрашуында. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев