Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучыда ни булган?

28 ноябрь көнне Пучы авылында күптәннән бакыйлыкка күчкән ике кешенең мәете табылуы турындагы яңалык район буенча телдән-телгә күчеп, әллә нинди имеш-мимешләр белән баерга өлгерде. Берәүләр җәй көнне үк үлгән булганнар икән дип сөйләде, икенчеләр - үтереп киткәннәр дип тел шартлатты... Шуңа да әлеге хәлгә ачыклык кертеп китсәк дөрес буладыр.

 

Авылда тыныч кына яшәп яткан 1958 елгы ир-ат белән 1959 елгы хатын-кызны соңгы тапкыр исән килеш җәй айларында түгел, 18 ноябрь көнне күргәннәр. Шул вакыттан соң шактый вакыт узса да, ник берәрсе югалтса үзләрен. Әлегә билгесез булган сәбәпләр аркасында дөнья белән хушлашкан ир белән хатын үле килеш 10 көн дәвамында өйләрендә яткан.

Чәй-тоз сорап күршегә керә торган заманадан киттек шул инде җәмәгать. Кайчак күршеңдә кемнәр яшәп ятканын да белмәссең. Әле яшәсә бер хәл, бакыйлыкка күчкәнеңне дә сизми калырга мөмкиннәр. 
Ир белән хатынның үлеме буенча әлегә җинаять эше кузгатылмаган. Үлемнең беренчел сәбәбе – агулану дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев