Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк. Бу фикер инде күптәннән борчып килә иде. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенечен йөрәге аша үткәргәнен күрү җирлек халкы, яшь әти-әниләр өчен аеруча шатлыклы булды. Халык соравы игътибарсыз калмады. Быел биредә төзелеш эшләре күтәренке рухта башланып китте. - Нигез...

Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк. Бу фикер инде күптәннән борчып килә иде. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенечен йөрәге аша үткәргәнен күрү җирлек халкы, яшь әти-әниләр өчен аеруча шатлыклы булды. Халык соравы игътибарсыз калмады. Быел биредә төзелеш эшләре күтәренке рухта башланып китте.
- Нигез салудан башлап, яңа балалар бакчасы төзү - безнең иң яраткан эшебез, - ди ПМК җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов. - Өченче ел Актанышта шундый азарт белән "Тылсым" балалар бакчасын сафка бастырдык. Карап торышка да, сыйфаты буенча да бик матур килеп чыкты ул. Менә хәзер, Аллаһ боерса, Пучыда 120 урынга исәпләнгән яңа объектны торгызырга уйлыйбыз. Аны икенче елның җәендә кулланышка тапшыру өчен бөтен көчебезне бирергә тырышабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев