Актаныш

ПУЧЫНЫҢ МИЧУРИНЫ: Авыруга дәва-табигатьтә! (фотолар)

“Актаныш таңнары” газетасының тугрылыклы укучысы, 87 яшендә дә бакча тутырып төрледән-төрле агач-куаклар, җиләк-җимеш үстерүче Фәндүс абый Басыйров яз аенда редакциябезгә килеп кунакка чакырып киткән иде.

 Бүген Фәндүс абый янына барып хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык. Урамга чыгып ук каршы алды ул безне.  

         Койма тирәләп үскән алмагачлар әллә каян үзенә җәлеп итә. Алмалары балдай татлы, шул ук вакытта әчкелтем тәме дә бар, кыргый алма белән баллы сортлы алмагачны бергә ялгап Фәндүс абый менә шундый яңа төр алма китереп чыгарган. Үзе турында сөйләгәнче алмаларыннан авыз иттерде. 

-    Элек алмаларны базда саклый идек, кышын 35-40 градус салкын булгач, бик яхшы сакландылар. Хәзер кышлар җылы, алманы саклау авыр, мин ясаган сортлар җылы кышны да формасын, тәмен югалтмый кышлый, майга кадәр тора. Быел алмагачларымның бишесе генә алмалы, калганнары ял итә,- дип, бакчасы белән таныштыра Фәндүс абый.
Һәр куак янына килеп, аларны кадерләп тотып озаклап бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп сөйләде бакчачы бабай. Бабай дияргә тел дә әйләнми, зиһене ачык, сөйләме аңлаешлы.

                                      Йодлы чикләвек күз күремен яхшырткан

-    40 яшькә җиткәндә күзем күрми башлады, газеталарны хәрефләрен күземә терәмичә күрмим генә бит. Бу вакытта бакчамда әстерхан чикләвеге агачы үсә иде. Июнь, июль айларында танышлар килеп яшел чикләвекләрне сорап алып китә башладылар. Нишләтәсез, дип сорагач, дару ясыйбыз, диделәр. Мин дә ясап карадым, дәвамлы кулландым, файдасын күрдем бит. Күзем хәзер Аллага шөкер, бил авыртулары да сиздерми. Чикләвек составында йод бар, безнең җирлектә йод җитми, бәлки шуның тәэсиредер,- ди Фәндүс Басыйров.
                                     

                                         Авыруга сихәт-табигатьтә!

    Кышка кадәр җиләк бирүче куралар, ярты метр биеклектә генә булсалар да, тәлгәш-тәлгәш өлгергән виноградлар, сары чияләр, крыжовник, барбарис, груша куаклары-барысы да хезмәт җимеше.

      Бәрәңге бакчасына да яңа куаклар утыртып чыккан Фәндүс абый, баланнар, шомырт, юкә янында гына җиләк түтәлләре.

-    Балачакта табигать сые белән үстек, юа, балтырган, кукы ашадык. Хәзер өстәлдә ни генә юк, ә безгә ата-баба ни ашаган, шул ризык килешә. “Наука и жизнь» дигән журналдагы бер мәкаләне бер дә онытмыйм:  хайваннар, песиләр, этлэр өч көн саен авырып тора, шунда ук үзен дәвалардай үлән табып ашый.  Ә кеше хайван белән чагыштырганда, азрак авырса да, даруга үрелә. Салкын тигәнне мәтрүшкә чәе эчеп бетереп булганны уйламый да.( Фәндүс абыйның бакчасында берничә төрле мәтрүшкә үсә)
             

                         Үзең тамыр җибәрткәне үсеп китә

Агачларны гадәттә сатып алып утырткан ак бабай. Чаллыдан, Актаныштан алып кайткан. Былтыргы көздә Пучыга килеп җиләк үсентеләрен саталар, берничә тапкыр эре җиләк бирә, дигәч, 500 сумга ун үсенте алып кайта. Ни кызганыч, язга чыкканда берсе дә исән калмый. Намуссыз сатучыларга ачуы килә бакчачының. Агач үсентеләре белән дә алданганы булган. Хәзер күбрәк үзе тамыр җибәртеп утырта. Җиргә якын ботканы иеп, уртаданрак туфрак белән күмә, тамыр җибәргәч күчереп утырта. Сорт бозылмый, төп агачныкы кебек кала.


         Менә шундый Мичурины бар Пучы авылының. Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнлеккә Фәндүс абыйга карап тагын бер инанып кайттык. Күзләр генә тимәсен үзенә, иптәше, дусты булган яраткан хатыны белән озак яшәсен, балалары, оныклары кайтуга сөенеп,  гел йөгереп йөрергә язсын!

  "ТАТАМЕДИА"ның "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев газетабыз белән озак елларга сузылган дуслык элемтәсе өчен Фәндүс абыйга Рәхмәт хатын тапшырды.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: