Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уздыру турында указга кул куйды

Төп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Төп законга үзгәрешләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә, Covid-19 таралышына бәйле булган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, узачак.
 

"Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә", - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

Исегезгә төшерәбез, кичә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, 1 июльдә тавыш бирүне уздыру өчен "туры килә торган көн буларак карала".
 

22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирү коронавируслы пандемия аркасында күчерелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев