Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Путин Президент срокларын чикләүне бетерү яклы

Владимир Путин илгә көчле вертикаль президент хакимияте кирәк дип әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциядә президентлык срокларын чикләүне бетерүгә каршы чыкты. Шул ук вакытта ул Конституция суды (КС) ризалыгы белән Президент срокларын бетерүне хуплавын белдерде. Башта шундый инициативаны «Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасы депутаты Валентина Терешкова җиткергән иде. Бу хакта kommersant.ru сайты яза. 

«Конституциягә үзгәрешләр кертү һәм гамәлдәге президентның идарә итү вакытын озайту тәкъдимнәре булды. Моны гражданнар бу төзәтмәгә тавыш биргән очракта эшләргә кирәк. Апрельдә Россиякүләм тавыш бирү көне узачак. Бу очракта президент вазифалары сайлауларсыз гына озайтыла дигән сүз. Миңа калса, бу дөрес түгел, болай эшләргә кирәкми», — диде Путин Дәүләт Думасында парламентарийлар алдында чыгыш ясап. Президент билгеләп үткәнчә, «теләсә нинди сайлауларда да, дәүләт башлыгын сайлауда да альтернатива һәрвакыт булырга тиеш, сайлаулар ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш».

Ул Конституция суды ризалыгы белән срокларны бетерүне хуплавын да әйтте. Теләсә кайсы кеше өчен, шул исәптән, гамәлдәге Президент өчен дә, чикләүләрне бетерү һәм киләчәктә сайлауларда катнашырга рөхсәт итү тәкъдиме мөмкин булыр иде. Ләкин Конституция суды мондый төзәтмә Конституциянең принципларына һәм төп нигезләмәләренә каршы килмәячәк дигән рәсми нәтиҗә биргән очракта гына мөмкин», — диде президент.

Владимир Путин илгә көчле вертикаль президент хакимияте кирәк дип әйтте. «Көчле вертикаль президент хакимияте Россия өчен бик әһәмиятле. Бүгенге икътисади вазгыять тә, куркынычсызлык өлкәсе дә бу хакта даими искәртеп тора», — диде ул.

Моннан тыш, президент, әгәр бу мәсьәлә буенча парламентта консенсус булмаган очракта, Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне хупламады. Башта КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлаулар үткәрү максатка ярашлы түгел, дип белдергән иде. Шуннан соң партиянең Үзәк комитеты әгъзасы Александр Ющенко КПРФ вакытыннан алда сайлаулар турындагы төзәтмә кертелгән икән, аны хуплаячак, дип белдерде.

Искәртеп узабыз, бүген Дәүләт Думасы Конституциягә төзәтмәләр турында закон проектын икенче укылышта карый. Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты 200 төзәтмә кабул итәргә тәкъдим иткән.

Конституциягә үзгәрешләр кертү инициативасын Россия Президенты 15 гыйнварда Федераль Җыенга еллык юлламасы вакытында әйткән иде. Владимир Путин тиешле закон проектын Дәүләт Думасына карауга кертте, аны 23 гыйнварда беренче укылышта кабул иттеләр. Төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельгә планлаштырылган.

https://intertat.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев