Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр авылда 5-6 “куркыныч” күрше бар

21 март көнне дәүләт инспекторы Марат Арсланов белән берлектә янгын чыгу ихтималы зур урыннарга рейдка чыктык. Юк, мунчалар тикшерергә түгел. Үзләренең яшәү рәвешләре белән тирә-якка ут куркынычы тудыручыларны барладык. Солтангол авылыннан М. абый ялгызы гына яши, пенсиядә. Бүлмә уртасындагы өстәл асты буш шешә, консерв банкалары белән тулган. Салкын. Өйне аш...

21 март көнне дәүләт инспекторы Марат Арсланов белән берлектә янгын чыгу ихтималы зур урыннарга рейдка чыктык. Юк, мунчалар тикшерергә түгел. Үзләренең яшәү рәвешләре белән тирә-якка ут куркынычы тудыручыларны барладык.
Солтангол авылыннан М. абый ялгызы гына яши, пенсиядә. Бүлмә уртасындагы өстәл асты буш шешә, консерв банкалары белән тулган. Салкын. Өйне аш бүлмәсендәге газ плитәсе ярдәмендә генә җылыта икән. Газ миче куелмаган, утын ягар өчен авыл миче төзексез хәлдә. Тәүлек дәвамы янучы плитәдән чыккан газ стена-түшәмнәрне кап-кара корым иткән. Иң кызыгы диимме, аянычлысымы - М. абый кайчандыр үзе дә янгын сүндерүче булып эшләгән икән.
- Алай булгач, үзең дә бик яхшы беләсең бит, М. абый, ут-күз чыкмасын дисәң, өйдә ниләр эшләргә ярамый?
- Соң, тәртип булсын бөтен җирдә. Эчү ярамый, тарту ярамый.
- Менә бит яткан җиреңдә тәмәке көле, үзең караватта килеш тартасың бит?
- Урын өстендә ятып тартмыйм мин, утырып тартам. Күрәсеңме, консерв савыты, төпчекне идәнгә ташламыйм, шунда салып барам, - дип, һаман үзенекен сөйли абзый.
- Кызганычка каршы, һәр авылда шундый 5-6 кеше бар. Күбесенең гомере янгын корбаны буларак өзелә, - ди Марат Арсланов. - М. абыйга да бик күп тапкыр кисәтү ясадык, әмма уңай якка үзгәрми инде ул. Хәлен белешеп торабыз. Үз тормышын гына куркыныч астына куймый бит ул, күршеләренә дә зыян салырга мөмкин.
Иске Богадыда ялгызы яшәүче тагын бер абзыйның хәлен белергә бардык, тик ул каядыр киткән булып чыкты - ишеге бикле. Анысы эчү белән мавыкмый, әмма инвалид. Өенең җылылык чыганагы - утын миче төзексез икән. Йортта электр линияләре дә дөрес ялганмаган һәм бик иске хәлдә. Ул аларны үзе төзәтә алмый, әлбәттә. Инвалид бу абый турында социаль яклау бүлегенә хәбәр иттек, бәлки, алар нинди дә булса ярдәм күрсәтә алырлар, ди Марат Арсланов.
Актанышта яшәүче Р. бабайның өендә котып салкыны. Тышта март кояшы җылытса да, өй эченә кышның зәһәр суыгы хуҗа. Быелгы салкыннарда ничек түзгәндер?! Өстендә - калын куртка, аякларында - итекләр.
- Узган ел бик озак кына хастаханәдә яттым, кайтуыма газны өзеп киткәннәр. Инде газ өчен бурычларны да түләп бетердем, тик, синең бу мичең эшкә ярамый, дип, кире боралар. Кышны шушылай чыктым, - ди 80 яшькә якынлашучы Р. бабай. Идәнгә тимер тас куйган. Аның өстендә ике торба, аларга иске, урыны белән ялангач тимерчыбык күренеп тора торган чыбыклар ялганган. Шул рәвешле электр көче белән җылыта икән. Электр плитәсенең спираленә иске кабельләр ялгаган да, аны газ плитәсе өстенә утырткан - чәйне шулай кайната. Соңгы тапкыр кайнар ризык кайчан ашаганын сорарга да курыктым. Стеналардагы электр чыбыклары урыны-урыны белән ялангач, бик куркыныч хәлдә.
- Якыннарың юкмыни соң, Р. бабай, нишләп бер дә ярдәм итмиләр үзеңә?
- Балалар бар, Чаллыда яшиләр, онык та бар... - Сорауның икенче өлеше җавапсыз калды. Эчү белән мавыкмыйм, тәмәкене тышка чыгып тартам, дип сөйләгән Р. бабайның өендә картларча тәртип, чисталык. Чынаяклары да чиста итеп юып, тезеп куелган. Кышны исән чыгаммы-юкмы, дип яшәүче бу бабайны, бәлки, картлар йортына урнаштыру ягын карау кирәктер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев