Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр авылныңүз зары

15 август көнне Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, якташыбыз Алмаз Шәрипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән берлектә, Пучы авыл җирлеге халкы белән очрашты. Әлеге чара күпләрнең күңелендә эшлекле очрашу буларак түгел, ә якташлар, авылдашлар орашуы буларак хәтердә уелып калыр. Чөнки, шуны...

15 август көнне Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, якташыбыз Алмаз Шәрипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән берлектә, Пучы авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Әлеге чара күпләрнең күңелендә эшлекле очрашу буларак түгел, ә якташлар, авылдашлар орашуы буларак хәтердә уелып калыр. Чөнки, шуны да искәртеп китү урынлыдыр, Алмаз Шәрипов шушы җирлек суын эчеп үскән.
Элекке Калинин районы үзәге булган Пучы авылы зурлардан саналса да, кече авылларга хас борчулы мәсьәләләрдән азат түгел. Очрашу барышында су һәм юл мәсьәләләре еш телгә алынды. Яңа балалар бакчасы кирәклеге дә кат-кат ассызыкланды. Шулай ук урамнарны яктырту зарурлыгы да, атнага 3 көн генә хезмәт күрсәтүче даруханә эшчәнлеге дә искәртелде. Пучы җирлегендә "Ак Барс" банкы булмау сәбәпле, балаларын балалар бакчасына йөртүче ата-аналар да түләүләр белән район үзәгенә йөрергә мәҗбүр икән. Дөрес, хәзер интернет заманы. Барлык түләүләрне, чират тормыйча, "Дәүләт хезмәтләре" сайты аша да башкарып була.
Хәл ителүне көткән бу мәсьәләләрнең күбесе кече авыллар өчен аеруча ят тоелыр, әмма һәр авылның үз зары.
Алмаз Шәрипов халыктан кергән бар сорауга да җавап биреп, уңай хәл итү мөмкинлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев