Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр бала кадерле һәм газиз

Хөрмәтле балалар, үсеп килүче яшь буын, райондашлар! Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек телим. Йөзләрегез, күңелләрегез һәрчак шат булсын иде. 

 

Балалар – безнең киләчәгебез. Әти-әнинең, әби-бабайларның бар тормышы балалар дип үтә. Аларны яхшырак тормышта яшәтергә, белемлерәк, тәүфыйклырак итәргә тырыша. Шуңа күрә илебез җитәкчелеге тарафыннан балаларыбызның бәхетле балачагы булсын өчен бик күп эшләнә. 

Районыбызда биш меңгә якын үсеп килүче яшь буын бар. Алар безнең зур байлыгыбыз булып тора. Әмма соңгы елдагы демографик ситуация безне борчылдыра. Чөнки әле районыбызда туучылар үлүчеләргә караганда кимрәк. Тик илебез, республика җитәкчелеге тарафыннан тудырылган шартлар демографик ситуацияне, бигрәк тә гаиләләр коруга, балалар тууга мөмкинлекләрне арттырыр дип ышанабыз. 

Үзебезнең Актанышта да балаларыбызның үсүе өчен барлык шартлар тудырылган. Районыбыз балалар бакчалары белән тәэмин ителгән. Мәктәпләребездә дә балалар бер сменада укырлык итеп шартлар тудырылган. Эшләп килүче технология техникумында да балаларга бирелүче һөнәрләр саны елдан-ел арта. Кадет-интернат, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатның булуы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның эшләп килүе һәр балага сәләтен ачарга мөмкинлекләр тудыра. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә балаларга тулысынча хезмәт итә. 

Күптән түгел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Без аны ел дәвамында билгеләп үтәчәкбез. Балаларыбызга шундый авыр кайгыларны, сугышларны күрергә язмасын. Җир шары, илебез тыныч булсын. Киләчәктә дә балаларның яшәү шартларын яхшырту буенча кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез. 

Әмма шушы бәйрәм алдыннан алты яшьлек кечкенә райондашыбызны югалту барыбызныда зур борчуга салды. Чөнки безнең өчен һәр бала кадерле һәм газиз. Шушы уңайдан минем әти-әниләргә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсем килә. Зинһар өчен балаларыгызга игътибарлы булсагыз иде. Бигрәк тә җәйге чорларда. Чөнки нәкъ шушы вакытта әти-әниләре эштә булганлыктан,  күпчелек бала караучысыз кала. Өлкәннәрдән башка аларның үзләрен генә калдырырга тырышмасагыз иде. Балаларыгызның кемнәр белән аралашуларын, кайларда йөрүләрен дә күзәтүдә тотсагыз иде. Башка мондый югалтуларны кичерергә язмасын. Балаларыбыз җәйге ялларын күңелле уздырсыннар, исән-имин булсыннар дигән теләктә калам. 

 

Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев