Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Һәр эшебездә – кешеләр язмышы”

7 май - Җәза үтәтү инспекциясе көне. Шул уңайдан Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җәзаларны башкару инспекциясенең район буенча филиалы җитәкчесе подполковник Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов белән элемтәгә кердек. Инспекциянең өлкән инспекторлары эчке хезмәт капитаны Розалия Фикус кызы Имамразыева, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Булат Рәсүл улы Имамразыев...

7 май - Җәза үтәтү инспекциясе көне. Шул уңайдан Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җәзаларны башкару инспекциясенең район буенча филиалы җитәкчесе подполковник Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов белән элемтәгә кердек. Инспекциянең өлкән инспекторлары эчке хезмәт капитаны Розалия Фикус кызы Имамразыева, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Булат Рәсүл улы Имамразыев авылларда рейдларда йөриләр икән.
-Районда исәптә торучыларның эшчәнлеге, үз-үзен тотышы белән даими урыннарга чыгып танышабыз. Яшәү, эш шартлары буенча җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыгы белән фикерләшәбез. Чөнки иректән шартлы рәвештә мәхрүм ителүченең даими эш урыны булмаганда, җирлек, хуҗалык -оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларны эшкә урнаштыруны хәл итәбез. Ике як өчен дә җаваплылык арта, ышанычны да акларга кирәк. Хезмәтебез шундый: безгә килеп кергән һәр эш артында - кешеләр язмышы. Тормышта үз урынын кабаттан табарга, ялгышын төзәтергә мөмкинлек тудырабыз.
- Илһам Сәлимҗанович, әлеге мөнәсәбәт сезнең хезмәтнең республикада тоткан урынында да чагылыш таба. Район җәза үтәтү инспекциясе 2011 ел эшчәнлеге буенча республикада 52 инспекция арасында II урынны яулады...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X