Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр көн бозаулары янына ашыга

Үзләренең тырыш хезмәтләре белән хуҗалык күрсәткечләрен алга җибәрүчеләр шактый "Башак" хуҗалыгында. Шуларның берсе - алдынгы терлекче Гөлназ Фатхулова. Яңа Әлем авылында туган Гөлназ мәктәпне тәмамлаганнан соң, Актанышта берникадәр эшләгәч, кире туган авылына кайта. 1998 елдан хуҗалыкта бозау караучы булып эшли башлый. Эшен намус белән башкарган терлекчегә 1-2 айлык бозауларны ышанып...

Үзләренең тырыш хезмәтләре белән хуҗалык күрсәткечләрен алга җибәрүчеләр шактый "Башак" хуҗалыгында. Шуларның берсе - алдынгы терлекче Гөлназ Фатхулова.
Яңа Әлем авылында туган Гөлназ мәктәпне тәмамлаганнан соң, Актанышта берникадәр эшләгәч, кире туган авылына кайта. 1998 елдан хуҗалыкта бозау караучы булып эшли башлый. Эшен намус белән башкарган терлекчегә 1-2 айлык бозауларны ышанып тапшыралар. Һәм ялгышмыйлар. Гөлназ бар күңел җылысын биреп тәрбияли аларны. Вакытында сөтен дә эчерә, ризыкларын да сала.
Тырыш хезмәткәр 2015 елда үзе тәрбияләгән бозауларыннан 7282 центнер тулай үсеш алган. Декабрь аенда аның бозаулары тәүлегенә 742 грамм үсеш биргән.
Бүгенге көндә Гөлназ карамагында 36 баш бозау исәпләнә. Ул алардан тиешле югарылыктагы үсеш алу өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.
Гаиләсендә дә уңган хуҗабикә ул. Тормыш иптәше Айдар Фатхулов белән өч кыз тәрбиялиләр. Ихаталарында мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балаларын да үзләре шикелле хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәтләре өчен Гөлназ 2014 елда муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев