Актаныш

Һәр көн яңа уйлар белән туа

Авылда - эшмәкәрлек Авыл халкы ел әйләнәсе хезмәттә. Печән өсте - табигатьтәге ялны, су буенда җиләсләнеп су керү, балык каптыру диңгез буендагы дәваны алыштырса, әрәмәлекләрдәге җиләк-җимеш, сихәт бирүче үсемлекләр, бакчаңда табигый чиста җиләк-җимеш, яшелчә, кош-корт, эре мал табигый, экологик чиста ризык булып әзерләнеп, бәрәкәтле мул табын сыена әйләнә. Гаиләң, балаларың...

Авылда - эшмәкәрлек
Авыл халкы ел әйләнәсе хезмәттә. Печән өсте - табигатьтәге ялны, су буенда җиләсләнеп су керү, балык каптыру диңгез буендагы дәваны алыштырса, әрәмәлекләрдәге җиләк-җимеш, сихәт бирүче үсемлекләр, бакчаңда табигый чиста җиләк-җимеш, яшелчә, кош-корт, эре мал табигый, экологик чиста ризык булып әзерләнеп, бәрәкәтле мул табын сыена әйләнә. Гаиләң, балаларың өчен һәм туган-тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә бирү үстерү белән генә чикләнмичә, авыл кешесе хәзер әлеге хезмәтенә куелган көчне һәм вакытны арттырып, шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә башлады. Ташламалы кредитлар алып, абзар-курасын ныгытучылар, гаилә фермалары, фермер хуҗалыклары барлыкка килде.
Авылдашлар бер-берсе белән продукция алмаша, кош-кортын, эре малын да сатып ала, бер-берсенә ташлама да ясыйлар, киңәшен дә бирәләр. Үстергән, җитештергән продукциясен Актанышта, Чаллыда үтүче ярминкәләрдә саталар, авылга килеп алучы даими сатып алучылары да барлыкка килгән. Уйлау һәм яшәү рәвешләре дә үзгәргән. Иң кадерлесе - вакыт! Аралашуның да кыйммәте эшлеклелек, бер-берсенә ярдәмләшү ягыннан чыгып бәяләнә. Авыл җыеннары, күмәк бәйрәм-чаралар оештырганда да иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.
Җирлектә халыкның эш-шөгыльләре, мавыгулары күпкырлы.
Мерәстән Илһам һәм Әлфинә Ильясовлар, Фәндүс Гарипов, Дамир Фәхразыев пай җирләре алып, печән үстереп, терлек асрау белән шөгыльләнәләр. Фәндүс уллары белән чабыш атлары да асрый. Башкортстан районнарында, Актанышта үткән сабантуйларда аларның чабыш атлары һәрчак алдан килә.
Уразайдан Әхтәм Ризванов үз ихатасында пилорама корып, халыкка һәм җирлеккә ярдәмләшеп эшчәнлеген алып бара. Лизинг-грант программасы ярдәмендә теплица төзеп, яшелчә-чәчәк үсентеләре үстерүче, күп мал асраучы, сөт җыючы Феликус һәм Динә Фазлыйәхмәтовлар да яңалыкларны тормышта кулланып, вакытның кадерен белеп яшәүчеләрдән.
Илфат Әндәрҗанов, Нурия Зарипованың гаилә фермалары да ит, сөт җитештерә, базар шартларына яраклашып үз эшчәнлекләрен алып баралар алар.
Луиза һәм Фәнил Шәяздановлар кош-корт асрау буенча гаилә фермасы ачып, бүген инде тулы куәтенә эшлиләр. Авылга хас бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне саклауда теләктәш булып, борынгыдан килгән бергәләп эшләү, аралашу тәртипләрен, йолаларны өйрәнүдә - "Каз өмәсе" үткәрүдә дә ярдәм итте алар. Эш барышында үзләре белән дә теләп аралаштым.
Моннан ун еллар элек, кызыксынып, 100 каз бәбкәсе алып үстерәләр алар, аннан 500гә җиткерәләр. Гаилә фермасы буларак, хәзер меңнән дә артып китә инде казларының саны.
-14 ноябрьдән каз өмәләрен башлап җибәрдек. Һәр көнне 80-100 каз суябыз. Ел саен өмәгә йөри торган кызларым бар. Аңа кадәр 900 мулард үрдәкне дә кызлар тазартты. Кош-кортның барлык төрен дә асрыйбыз. Яз көне тавык-чеби алып үстерәбез, халыкка да сатабыз. Бройлер, аннан инде үрдәк, каз үстереп сатуга чыгарабыз. Актанышта, Чаллыда үтүче ярминкәләрнең һәрберсендә катнашабыз, - дип таныштырды Луиза. - Авыл халкына рәхмәт, бездән зарланмыйлар. Кош-кортның исе дә чыга, тавышы да ишетелә. Өмәләр вакытында да ярдәм итәләр.
Каз канаты каурый-каурый
Өмәгә килүчеләрне авылның уңган ханымнары хуш исле, күпереп пешкән тәбикмәкләр, табын күрке - самовар белән каршы алды. Ак әби, шагыйрәбез Кадрия Саматова милли киемнәрдән, сердәше гармун белән. Балачактан күңелендә сакланучы хатирәләрен, каз өмәсенең бар нечкәлекләрен, үткәрү тәртибен, канатлы сүзләрен чагылдырып язган "Каз өмәсе" поэмасын да укыды ул.
Җирлекнең "Ак калфак" оешмасын җитәкләүче Әнисә Исламова:
- Үзем Куян авылыннан, күрше әбиебезне Чибәр әби дип йөртә идек. Һәр елны өмә үткәрә, безне дә чакыра. Өлкәннәр каз йолка, без - бала-чагалар каурый сыдырабыз. Өмә барышындагы шаярып сөйләшүләрне, җор теллелекне, шаян такмакларны күреп-тыңлап үстек, эшкә өйрәндек. Өлкәннәребез безне ипләп кенә тәрбияләп, шул рәвешле кул арасына керткән икән.
- Үзегез дә каз асрыйсызмы, Әнисә апа?
- Оялы казлар асрыйбыз - әтиле, әниле. Нәни бәбкәләренә Луизалардан алып үз ишләрен кушабыз. Кушылган бәбкәләрне аермыйлар, какмыйлар, сукмыйлар. Ата каз белән ана каз саклап, карап йөртә һәммәсен. Шулай бервакыт, ата каз йөгереп өйгә кайта да, кычкырып тавыш биргәч, тагын китә. Шулай берничә тапкыр кабатлагач, ни булды икән, дип барсам, бер бәбкәсе чокырга төшкән. Шул рәвешле ярдәмгә чакыруы икән.
Каз - бик игелекле кош. Йон-мамыгыннан ясалган мендәр-түшәкләр дә сихәтле. Ите дә файдалы, ләззәтле. Туйларга, никахка, өй туйларына да пар каз алып бару - күркәм гадәт. Яңарак кына "Ашыгыч ярдәм" газетасында басылган рецепт та кышкы чорда газета укучыларыбызга файдалы булыр дип уйлыйм. Бер стакан суганны угычтан чыгарасың да, каз мае белән кушып, аркаларга, күкрәккә сөртәсең. Ютәл дә, бронхит та бик тиз үтеп китә.
Каз өмәсенең бар шартын туры китереп, һәркемнең күңеле булырлык итеп үткәргәне өчен Уразай авылы клубы җитәкчесе Римма Шәриповага ихлас рәхмәтләрен җиткерде авылдашлары:"Иҗади, һәр кешене җәлеп итеп, һәркем белән уртак тел табып эшли. Кышкы чорда түгәрәкләр оештырып, бер-беребездән осталыкка, кул эшләренә дә өйрәнергә ниятләп торабыз", - диделәр алар. Кадрия Саматова, Әнисә Исламова, Рәмзия Әхмәтова, Рәзинә Әбүдәрова, Кәүсәрия Фәрдиева, Флүрә Фарисова, Дания Хәкимова, Динә Ефимова, Фәнүзә Хәбетдинова, Нурания Закирҗанова, Сәкинә Галиева, Гөлфара Сираева, Эльвира Хәбирова, Әлфинә Ильясова, Роза Хәбетдинова, Дилбәр Сафина, Инзилә Сафиуллина - һәркайсы бер-берсен тулыландырып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр һәм яшиләр.
Сүз белән түгел, эш белән
Бәкилде, Җиделе, Җанбай күлләре, Шәбез елгасы - җирлекнең горурлыгы булып, җырларда, шигырьләрдә үзләренә дан җырланып, буыннан-буынга күчеп килүче сулыклары. Авыл яшәеше, кош-корт асрау, киек кошлар турында сөйләшкәндә дә алар кабаттан зур горурлык белән дә, күңел әрнүе белән дә телгә алындылар. Авылларыбызда кече сулыкларга игьтибар төрлечә. Кемдер яр буйларына, аулак урыннарга яшереп кенә чүбен түгә, берәүләр ял иткән урында кәеф-сафа корганнан соң, азык калдыкларын, чүп-чарын да җыярга кирәк санамый, ә инде өченчеләр исә, бер-берсенә ярдәмләшеп, елга-күл буйларын чистарта.
Авылның үткәне, бүгенгесе, тарихы белән кызыксынучы, туган җиргә мәхәббәтен иҗатында чагылдыручы шагыйрәбез Рәмзия Әхмәтова белән сүзебезне хатирәләрне яңартудан башладык.
- Балачактан ук хәтергә сеңеп, күңел түрен яктыртып торучы авылдашларыбызны бүген дә хөрмәт белән искә алабыз. Бер-беребезгә игелекле булып яшәргә өйрәтеп калдырганнар, - дип башлады ул сүзен. - Элек инкубаторда үскән казлар асрау юк иде. Һәр өйдә йорт казлары. Язын, бәбкәләр чыккач, бер айлап кына карыйбыз да, аннан соң казлар тигез сафларга тезелеп, Бәкилдегә төшеп китәләр. Бәбкәләр кечкенә вакытта кичләрен кунарга кайталар, зурая төшкәч, күлдә генә яши башлыйлар. Август-октябрь айларында кыр казлары кебек Имәнлек яланында тукланып, төннәрен Бәкилде күле өстендә үткәрәләр. Көзге салкыннар башлангач, күл читләре туңгач, авыл халкы күл буена җыела. Шунда Камал абый көймәсен алып төшеп, күл читендәге бозларны вата-вата күл эченә керә, казларны куалап алып чыга. Хуҗалар үзләренең казларын каршы алып, санап, өйләренә алып кайтып китә. Атна-ун көннән авылда каз өмәләре башлана. Бер елны каз бәбкәләре шундый зур булып үсеп, симереп кайттылар, үзебез дә хәйран калдык, баксаң, алар җәй буе Имәнлектә чәчелгән бодай басуында булганнар икән!
- Хәзер дә су буйларына төшәсезме? Сезнең яшьлек еллары белән чагыштырганда аерма бармы, Рәмзия апа?
- Кызганыч, хәзер кече сулыкларга халык тарафыннан да, дәүләт тарафыннан да игътибар кимеде, хөрмәт юк. Сулыкларыбызны чистарту, җан өрү кирәк дип уйлыйм. Бәкилде буена кош-кортларыбыз, каз-үрдәкләребез суга үтеп керә алмый башлагач, быел без - авылның берничә хатын-кызы җыелып, җәйгә ике мәртәбә әрекмән, кычытканнарны чаптык. Көчебез җиткәнчә өрәңгеләрне кисеп, ике трактор арбасы чүп түктек. Киләсе елга да дәвам итәрбез дип торабыз, актив хатын-кызларыбызга кыюрак ирләр дә кушылса, күләмлерәк, колачлырак эшләр дә башкарырбыз дибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: