Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Һәр көнем өчен Ходайга рәхмәтлемен”

Авылда сабантуй иртәсе. Олысы-кечесе матурланып, бизәнеп-төзәнеп, вәкарь белән, ашыкмый гына мәйданга юл тота. Кунакка кайтканнар белән шаулап-гөрләп күрешү, хәл-әхвәл белешү, сәүдәгәрләр тирәсеннән ят товар караштыру, җитәкчеләрнең бәйрәмне рәсми рәвештә зурлап ачып җибәрүләре - һәммәсе бергә кушылган. Һаваны ярып, гармун бию көе сызып җибәрә. Ап-ак күлмәктән нәни бер кыз сәхнә уртасында...

Авылда сабантуй иртәсе. Олысы-кечесе матурланып, бизәнеп-төзәнеп, вәкарь белән, ашыкмый гына мәйданга юл тота. Кунакка кайтканнар белән шаулап-гөрләп күрешү, хәл-әхвәл белешү, сәүдәгәрләр тирәсеннән ят товар караштыру, җитәкчеләрнең бәйрәмне рәсми рәвештә зурлап ачып җибәрүләре - һәммәсе бергә кушылган. Һаваны ярып, гармун бию көе сызып җибәрә. Ап-ак күлмәктән нәни бер кыз сәхнә уртасында күбәләктәй очынып, ут өертеп бии башлый.
- Әһә, бәйрәмне быел да Гыйлмебаян кызы ачып җибәрде, вәт маладис! - диешә өлкәннәр. Кыз исә гармун моңына үзеннән-үзе җитез тыпырдаган аяклары талганчы тамаша кылучыларның сокланулы карашларында коенып, үзен һәммәсе күргәненә ышангач кына, канәгать булып сәхнәдән төшә, төпчеген горурланып күзәткән әнисе Гөлнамиягә бүләген тоттырып, дуслары янына ашыга... 5-6 яшендә сабантуй кадәр сабантуйны башлап җибәргән бу кызчык авылдашлары күңеленә клуб сәхнәсендә очынып шигырь сөйләүче Яңа ел булып та, Кыш бабайның Карсылуы булып та кереп калгандыр. Бәлки, сәнгать юлын сайласа, Актаныш районының Богады авылыннан чыккан күренекле артист булыр иде, әмма ул - Гөлфинә Гыйлмебаян кызы Мөхәмәдиева үзенең ташып торган энергиясен, көч-дәрманын туган төбәгендә халкы белән эшләүгә юнәлтә.
Иң элек мәктәптә дружина советы рәисе, аннан авылында комсомол оешмасы секретаре, ил башкаласында дүрт ел югары белем алып кайткач, район комсомол оешмасы, яшьләр бүлегендә эшләү, район Советының оештыру, социаль-агарту бүлекләрен, соңгы 5 елда ЗАГСны җитәкләү...
- Гыйлмебаян абый бик эшчән, булсынга тырышучы кеше иде. Колхозда озак еллар өлкән бригадир булды, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән хөрмәтләнде. Әле пенсиягә чыккач та җирлектә ветераннар советын җитәкләде, ревкомиссия рәисе булып эшләде. Кызы Гөлфинәдә дә әтисе холкы - башлаган эшен җиренә җиткереп башкара, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Аның белән бергә эшләгән чорда аңладым мин моны. Без - авылдашлары аның эшчәнлеген күзәтеп барабыз, горурланабыз, - ди Богады авыл Советы рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рафаэль абый Зәйнуллин.
Анысы хак - тотынган эшен ахырга җиткерми туктамый торган асыл сыйфаты аның тормыштагы бар ирешкән уңышлары, җиңүләренең төп сере дә, сәбәбе дә. Мәктәпне алтын медальгә, Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы югары комсомол мәктәбен кызыл дипломга тәмамлавы - шуңа дәлил. Табиб булам дип хыялланган кызның бу уку йортын сайлавы очраклы түгел - ул чорда мәктәп тәмамлаган яшьләргә колхозда калып, бер ел эшләү мәҗбүрияте була. Кызлар терлекчелектә сыер сава, егетләр механизатор булып эшли. Мәктәптә комсорг булган кызны исә ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Айрат Кәрамов "Коммунизмга" колхозы комсомол оешмасы сәркатибе итеп тәкъдим итә, авыл яшьләре бу тәкъдимне хуплап каршы ала.
- Җаваплылык тоеп эшләвен, оештыру сәләте барлыгын күреп, кешеләр белән уртак тел табу осталыгын искә алып, мин Гөлфинәне югары комсомол мәктәбенә укырга керергә үгетләдем. Бүгенге көндә ул район хатын-кыз җитәкчеләре арасында тырыш, намуслы хезмәте белән зур абруйга лаек булган һәм үз урынын тапкан шәхес. Аның хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнде. Гөлфинә Баян кызына карап, бүген мин икеләтә шатлык кичерәм. Ник дигәндә, 18 яшьлек кызга үзем профессия тәкъдим итеп, ул шушы һөнәрне сайлаган, аңа тугры калып, шушы дәрәҗәгә ирешкән икән, остазы буларак, зур канәгатьләнү хисе тоям, - ди Айрат Сөнәгать улы.
Еллар биеклегеннән карап, ирешелгән уңышлар турында сөйләве генә ансат, вакытында исә чарасыз минутлар да, кылны кырыкка ярыр чаклар да, "эх" дип үзәк өзелгән мизгелләр дә әз булмагандыр.
- Авыр чакларымда зарлансам, әнкәй: "Син булдырмастай эш түгелдер, кызым, югыйсә, сиңа кушмаслар иде", - дип җайлый-юата. Бик оста психолог иде. Аның шул бер сүзе җитә иде. Әткәй исә: "Кызым, эш булмаса, анда кеше куймыйлар, эшлисең икән, ут чәчеп эшләргә кирәк",- ди торган иде. Менә хәзер алар җитми күңелгә... - Әти-әнисе турындагы җылы истәлекләр Гөлфинә ханымның күңел дәфтәренә иң рәхәт, самими чак булып кереп калган.
Алардан соң иң ныклы терәге, ышанычлы таянычы - бер сыйныфта укып, уйнап-шаярып үскән тормыш иптәше Камил, Санкт-Петербург дәүләт технология һәм дизайн университетын тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк баскан кызы Лилия, Х сыйныфта укучы улы Марат. - Хатын-кыз җитәкче урында эшли икән, гаиләсендә аңлашу булмаса, бу эшләрне башкара алмый. Янәшәмдә һәрвакытта да ярдәм итүче тормыш иптәшем, балаларым булды. Мин гаиләмә бик тә, бик тә рәхмәтлемен, - ди Гөлфинә ханым.
Яшьләр сабантуен оештыруны башлап җибәрүләр, кызыклы чаралар уздырулар - һәммәсе нәкъ менә балаларының нәни, әнигә мохтаҗ чакларына туры килгән. Бу бүлектә эшләгәндә иң зур башлангычы - яшьләрне торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру. Фатирга тиенгән бик күп яшь гаиләләр Гөлфинә ханымга бүген дә рәхмәтледер, мөгаен. Актанышның 300 еллыгын зурлап үткәрү чаралары исә Гөлфинә Мөхәмәдиеваның социаль мәсьәләләр буенча бүлекне җитәкләгән елларында уза. "Актаныш басмалары", "Актанышым - ак илем" китапларын, көйләр иҗат итүче райондашыбыз Инсаф Хәбибуллинның җырлары тупланган диск чыгару - шул көннәрдән тарихка кереп калган якты эзләр. Көн-төн дими, вакыт белән исәпләшми эшләгән көннәрнең үз сөенече белән үз көенечләре булган - нәкъ шул вакытта әнисен югалту ачысы бүген дә йөрәккә кадалган шырпы гүя....
2011 елдан Гөлфинә Баян кызы районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген җитәкли.
- Кешеләрне яратмасаң, монда эшләп булмый, - ди ул. - Чөнки монда кешеләр никахларын теркәр өчен генә түгел, гомерләренең авыр минутларында да, бала тугач та, мирас, документлар артыннан йөри башлаганда да киләләр. Һәр эшкә аерым якын килеп башкармасаң, булмый.
Эшеңә иҗади якын килмәсәң, булмый, дип тә өстәр идем. Районыбызның олпат матур затларын барлап, алтын, якут, бриллиант туйларына килеп җиткән гаиләләрне тантаналы тәбрикләү, сабантуй мәйданына яшь парларны күз явын алырлык итеп алып чыгып, бар халык алдында котлау, махсус белгечләр дәшеп, мәктәп укучылары өчен гаилә мәктәбе дәресләре, Гаилә һәм тугрылык көнен зурлап уздыру - болар һәммәсе күңел кушуы белән, теләп, ихластан башкарыла торган эшләр.
- Тормышымда гел яхшы кешеләр белән аралашырга, эшләргә насыйп булды. Хезмәт ул аңлашып, бер максат өчен бергәләп тырышканда матур җимешен бирә. Шуңа гомер юлымда бергә эшләгән барлык хезмәттәшләремә рәхмәтлемен, - ди бүген гомер юлының үренә менгән,
11 гыйнвар көнне 50 яшен тутырган юбиляр Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Гомумән, тормышымның һәрбер көненә Ходаема рәхмәтлемен. Һәр көнне йокыдан уянып, кояшны күрүем; кышлар, язлар, җәй һәм көзләрем өчен; җиргә рәхәтләнеп басып, хезмәтемә, эш урыныма килә алуым өчен Ходаема рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шушы бәхеттән аермасын. Гаиләбезгә иминлек бирсен, саулык-сәламәтлек белән, якыннарым-хезмәттәшләремнең ярдәмен тоеп эшләргә, яшәргә язсын.
Хезмәттәшләре сөйли:
Фаил Камаев, район башлыгы: Гөлфинә Баян кызы белән 15 ел бергә эшлибез. Ул башкалардан төгәллеге белән аерылып тора. Әле торак программалары барлыкка килә генә башлаган елларда аның үҗәтлеге, хезмәте нәтиҗәсендә яшь гаиләләр субсидияләр алып, үзләрен торак белән тәэмин иттеләр. Яшьләр бүлегендә Гөлфинә Баян кызының әйтелгән сүзне вакытында һәм җиренә җиткереп үтәве безгә эшне җиңеләйтә иде. Җаваплылык тоеп эшләү - бу аның холкы. ЗАГС бүлегендәге эше дә гади генә түгел.
Киләчәктә дә үзенең үзенчәлекле холкы белән үзенең курсын тотып, матур итеп эшләргә язсын.
Фирдәвис Әхмәтов: Гөлфинә Баян кызы 2002 елда Мәскәүдә югары комсомол мәктәбен тәмамлап, безгә - спорт һәм туризм бүлегенә эшкә урнашты. Яшьләр бүлегенең оешып, спорт һәм туризм бүлеге белән берләшеп килгән заманы. Бүлек 12 юнәлештә эшчәнлек алып бара, шуның иң зурысы - яшьләргә йортлар төзү, яшьләрне эшкә урнаштыру иде. Аларның ялларын оештыру, төрле чаралар уздыру - чүпләп бетерерлек түгел. Шул чүпләп бетермәслек эшне Гөлфинә Баян кызы берүзе алып барды. Һәр эшкә үҗәтләнеп, булдырам, дип тотына торган кеше. Ерып чыга алмастай тоелган чакларда да чат ябышып эшли башлый иде. Аннан, нәрсәгә соклана идем: ул чорда балалары кечкенә, иптәше Себердә, өйдә дә җитешергә кирәк, эштә дә - барына өлгерә иде.
Айрат Кәрамов: Комсомол мәктәбен тәмамлагач, Гөлфинәгә Мәскәүдә калырга я Россиянең башка субъектларына эшкә китәргә мөмкинлек бар иде. Әмма туган ягын яратуы көчле булгандыр - ул монда кайтты. Район башкарма комитеты каршында спорт, туризм һәм яшьләр бүлегендә эшләгәндә аның бар алган белеме, тормыш тәҗрибәсе чын-чынлап ачылды. Ул вакытта яшьләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен иде. Хәзер дә җиңел түгел, ул вакытта аеруча катлаулы. Шул чорда республикада Яшьләр төзелеше дигән оешма барлыкка килеп, Гөлфинә шулар белән уртак тел табып, тыгыз элемтәдә эшләп, райондагы күп яшь гаиләләрне фатир белән тәэмин итүдә үз өлешен кертте. Бүгенге көндә ул гаиләләр Гөлфинәне зур рәхмәт хисләре белән искә алалардыр.
Аннан инде Гөлфинә Баян кызы җитәкче урыннарда эшләде. Кайда булса да, каушап калмады, эшнең төбенә төшкәнче җентекләп өйрәнде, бөтен күңелен биреп шул эшкә ябышты. Мин аның белән горурланам.
Фирнаял Шәвәлиев: 1982-1985 елларда миңа "Коммунизмга" (хәзерге "Тамыр") колхозында эшләргә туры килде. Яшьләрне авылда калдыру модада иде. 1984 елда берьюлы ике сыйныф калды. Һәрберсендә 33әр укучы. Аларны төрле өлкәләргә беркеттек, нинди эш бар - барысына да куярга тырыштык. Әлбәттә, авыр яклары да булды, әмма яшәү күңелле иде. Концертлар куябыз, "Галиябану", "Тормыш җыры" спектакльләрен сәхнәләштерәбез - авыл гөр килә. Авылда калган яшьләр арасында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Гөлфинә дә бар. Аңа бик җаваплы эш - комсомол оешмасы секретаре вазифасын йөкләдек. Җәен-кышын радиотапшырулар кайнап тора - бик көчле пропаганда, агитация-масса эшләре дигән сүз. Яшьләр белән эшләүдә Гөлфинә Баян кызы уң кулым булды. Яшьләрнең үзләреннән берсе, әйдәп йөрүче, ныклы оештыручы кирәк иде, ул шундый булды.
Лилия Шәмсетдинова, Әтәс җирлегеннән: Без Гөлфинә Баян кызы белән 1986-1987 еллардан - комсомол оешмасы секретаре булып эшли башлаган чордан ук таныш. Аны безгә һәрчак үрнәк итеп куялар иде. Гөлфинә - тырыш, һәрбер эшен җиренә җиткереп, төгәллек белән эшли торган җитәкче. Оештыру сәләте көчле. Хәзер дә кулга-кул тотынып эшлибез. Казаннан килгән соңгы тикшерүдә аның ЗАГС бүлегендәге эшчәнлегенә "бишле" куйдылар. Тормышында мондый "5"ләре әле күп булсын! Авыл җирлекләре сәркатипләре исеменнән аңа эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек телим.
Тормыш иптәше Камил: Мин хатыныма бергә яшәгән елларыбыз, балаларыбыз өчен бик рәхмәтле. Ул балаларыбызга дөрес тәрбия бирә белде. Үз үрнәгендә җаваплылык, башлаган эшеңне ахырына житкерә белү, мөстәкыйльлек, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләде. Киләчәктә аңа саулык-сәламәтлек, хезмәтендә тагын да зуррак уңышлар, гаиләбезгә иминлек телим.
Кызы Лилия: Әниебез - иң яраткан, иң хөрмәтле кешебез. Алла боерса, әтиебез Камил белән гаилә коруларына жәй аенда 25 ел була. Әниебез пешергән гөбәдия, бәлеш, өчпочмак, манты һәм башка төрледән-төрле тәмле ашларны бернинди шеф-поварларның ризыкларына да алыштырып булмый. Ул - безнең өчен тормыш өлгесе.
Кайда гына хезмәт куйса да, ул һәр эшен яратып башкара. Аның тормыш принцибы: булдыра алган кадәр кешеләргә ярдәм итү, үз мәнфәгатьләреңне алга куймау, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү. Әниебез безне авырлыклар алдында каушап калмаска, тормышта үз максатыңны куеп, аңа ирешергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Улы Марат: Мин әнием белән горурланам. Киләчәктә аңа тагын күбрәк гомер бәйрәмнәрен үткәрергә, әтиебез белән тигез булып, без - балаларының сөенечләрен, бәхетләрен генә күреп яшәргә язсын. Юбилеең котлы булсын, әниебез. Без сине бик-бик яратабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев