Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр көнне игелекле хезмәттә без

Социаль хезмәткәрләр көне - бүтәннәргә килгән кайгыны, бәлане, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Пучыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме ул. 1989 елның апрелендә...

Социаль хезмәткәрләр көне - бүтәннәргә килгән кайгыны, бәлане, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Пучыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме ул.
1989 елның апрелендә районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә беренче адым ясала - Актаныш районы социаль тәэминат бүлеге каршында өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ачыла.
1996 елда социаль яклау бүлеге, ә 2000 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - Игелек үзәге оеша.
Менә шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз, авыру өлкәннәребезне көндәлек кайгыртуда, күңел җылысы бүләк итеп, социаль хезмәткәрләр хезмәт куя. Ялгыз яшәүче өлкәннәребез картлыкларын үз нигезләрендә үткәрә алсын өчен алар көчләрен һәм вакытларын кызганмый.
Бүген районда өй шартларында социаль карауга мохтаҗ 357 әби-бабай яши. Аларга 69 социаль хезмәткәр, 6 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр барысы да өлкәннәр белән уртак тел табарга тырыша. Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар. Өлкәннәргә социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-психологик ярдәмнәр күрсәтелә.
Игелек үзәге эшчәнлегендә яңа технологияләр кулланыла, нәтиҗәле социаль-реабилитацион элементларны файдаланып эшләү оештырыла. Соңгы вакытта "Мобиль бригада" , "Кызыл балчык терапиясе", "Истәлекләр терапиясе", "Аңлаешлы интернет", "Скандинавия йөреше" технологияләре өлкәннәр һәм инвалидлар тарафыннан уңай кабул ителделәр.
Социаль ярдәм системасының әһәмиятле тагын бер юнәлеше - ул социаль ятимлекне булдырмау, төрле сәбәпләр аркасында үзләренең бурычларын үти алмаган ата-аналарның балалары турында кайгырту. Әлеге юнәлеш буенча Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе үз эшчәнлеген оештыра, район халкына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә профилактика, ярдәм һәм реабилитация чараларын үткәрүдә үзенең саллы өлешен кертә. 2017 елга кадәр балалар мәнфәгатьләрен кайгырту стратегиясе буенча Рәсәйдә, Татарстанда чаралар планы кабул ителде, әлеге план нигезендә социаль яклау буенча башлангыч чаралар тормышка аша, әмма авыр тормыш хәлендә калган балага иң мөһиме - тулы кыйммәтле, нормаль гаиләдә яшәү.
Бүлекчә 2015 елның май аеннан, районда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә социаль-реабилитацион хезмәтләр күрсәтүне арттыру максатыннан, авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан хуплау тапкан "Без бергә" социаль проектын тормышка ашыра башлады. Әлеге проект кысаларында мөмкинлекләре чикле булган балаларга коммуникатив фикер йөртү сәләтен үстерү һәм сенсорик үсешне тәэмин итүне булдыру өстендә махсус социаль хезмәтләр күрсәтелә. Шөгыльләнергә теләге булган балаларны, аларның әти-әниләрен Игелек үзәгенең сенсор бүлмәсендә көтеп калабыз.
2015 елның 1 гыйнварыннан "Рәсәй Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 санлы Федераль законы Рәсәй территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормаларын барлыкка китерде, социаль өлкәдә берникадәр уңай үзгәрешләр керде. Социаль оешмалар турында http://sobes.tatarstan.ru/ адресы буенча кереп, социаль хезмәтне тәэмин итүчеләрнең сайтлары белән тулырак танышырга, чагыштырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев