Актаныш

Һәр мигрант күз уңында

Якын Көнчыгыш илләрендәге сугыш хәтәреннән Европага качкан мигрантлар ташкыны турында узган ел телевизорны ачкан саен яңадан-яңа сюжет, хәбәрләр белән танышып бардык. Йорт-җирләрен ташлап, күз күрмәгән якларга юл алырга мәҗбүр мөһаҗирләрне кызганып күзәтә идек. Безнең илгә мондый тыеп туктатып булмас ташкын белән очрашырга туры килмәде. Әмма безнең үз "чакырылмаган кунакларыбыз" бар...

Якын Көнчыгыш илләрендәге сугыш хәтәреннән Европага качкан мигрантлар ташкыны турында узган ел телевизорны ачкан саен яңадан-яңа сюжет, хәбәрләр белән танышып бардык. Йорт-җирләрен ташлап, күз күрмәгән якларга юл алырга мәҗбүр мөһаҗирләрне кызганып күзәтә идек. Безнең илгә мондый тыеп туктатып булмас ташкын белән очрашырга туры килмәде. Әмма безнең үз "чакырылмаган кунакларыбыз" бар - Үзбәкстан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Казахстан һәм элекке СССРның башка республикаларыннан килеп, бездә эшләп, яшәү өчен мая туплаучылар турында әйтүем.
Миграция хезмәткәрләрен ниләр борчый, бүгенге көндә нинди сораулар белән очрашырга туры килә? Бу турыда без РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныштагы пункты башлыгы Эльвира Гарипова белән әңгәмә кордык.
- Эльвира Василовна, районда мигрантлар белән вәзгыять ниндирәк?
- Хезмәт миграциясе бөтен дөнья өчен гадәти хәл. Халык инфраструктура үсеш алган, эш урыннары булган, имин тыныч урыннарга килергә тырыша. Безнең район да искәрмә түгел. 2015 елда районда дөньяның 11 иленнән гражданнар булып киткән. 289 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә куелган. Австрия, Германия, Төркия кебек үсеш алган илләрдән 9 кеше килгән. Калганнары, нигездә, элекке СССР составына кергән республикалардан. РФ гражданлыгы алган затлар саны 2015 елда унау булган, быел - ике кеше.
- Араларында бөтенләйгә күчеп килүчеләр дә, акча эшләргә дип тә, башка сәбәп белән килүчеләр дә бардыр.
- Узган ел килгән 289 кешенең 228е нәкъ менә хезмәткә дип килгән, бу елның өч аенда гына да андыйлар саны 97гә тулды инде. Мигрантлар бездә, күбесенчә, төзүче хезмәтендә - төркемнәрен булдырып, нигездә, шәхси йортларның эчен-тышын эшлиләр. Актаныштагы теплицада 23 үзбәк ир-аты көч куя - андагы эш шартларына безнең халык түзә алмый, чөнки бик бөркү, эссе. Ә үзбәкләр өчен андагы шартлар үз яклары климатына якын. Яшәү урыннары да янәшә генә. Эшмәкәрләргә ялланып эшләүчеләр дә, үз бизнесларын ачучылар да, шулай ук, табиблар, төзүчеләр дә бар.
- Алар белән сез даими элемтәдә. Тәртип бозу очраклары, җирле халыкның тынычлыгын бозу күренешләре белән очрашканыгыз бармы?
- Чит ил гражданнары тарафыннан да, аларга карата да бернинди тәртип бозулар белән очрашкан юк. Алар үзләрен тыныч тота. Эш бирүчеләр дә күз уңыннан ычкындырмый үзләрен.
- Ә административ тәртип бозуларга килсәк...
- ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе тарафыннан оештырылучы "Легаль булмаган мигрант" операциясе мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затлар арасында җинаятьчелекне булдырмауның нәтиҗәле ысулларыннан санала. Быел аның беренче этабы республикада 14-28 март көннәрендә узды. Операция барышында районыбызда 32 тикшерү чарасы оештырылды, чит ил кешеләре яшәгән 15 урын, 31 граждан, шулай ук чит ил гражданнары хезмәтеннән файдаланган 1 эш бирүче тикшерелде. Нәтиҗәдә, миграция өлкәсендә административ хокук бозуларның 8 очрагы ачыкланды. Аларның икесе чит ил гражданнарының Россия территориясендә яшәү режимын бозуга бәйле. Әгәр чит ил гражданы безгә килә икән, ул 7 көн эчендә пропискага керергә һәм эшләү өчен патент алырга тиеш. 3 ай эчендә алмый икән, үз ватанына кайтып китә. Патент рәсмиләштерү 16 мең сум тора, аны Чаллы миграция хезмәтендә әзерләп бирәләр. Шулай ук, һәр өч ай саен прописканы һәм, 3288,41 сум пошлина түләп, патентларны озынайтып тору кирәк. Бер авылдан полиция участок вәкиле пропискасыз яшәүче, нәни балалары да булган ике хатын турында хәбәр итте. Үзбәкстан гражданнары, берсе -ярты ел, берсе елдан артык яшәү урыны буенча теркәлү үтми генә яшәп ятканнар. Хәзер Үзбәкстанда паспортларны биометрик паспортка алыштыру бара - ирләре шуның өчен Үзбәкстанга кайтып киткән дә, 4 айга якын килмәделәр. Болар ирләрен көтә, тегеләре юк. Суд карары нигезендә, бу хатыннар балалары белән хөкем залыннан туры Казанга җибәрелделәр. Анда республика буенча барлык теркәлүсез яшәүчеләрне махсус урынга бергә җыялар, аннан үз илләренә озаталар. Ике көн үтүгә ирләре дә кайтып төште, тик соң инде - ул хатыннарга биш елсыз Россиягә керү тыела.
- Пропискага керү шулкадәр авыр процессмы соң әллә? Гомумән, тәртибе ничегрәк аның?
- Чит ил гражданы җиде көн үткәнче яшәү урыны буенча миграция исәбенә басарга тиеш, бу илдә 90 көн законлы яшәү хокукын бирә. 3 айдан соң да Россиядә калырга теләгән мигрант пропискасын тагын 3 ай саен озынайта яки озак вакытка (берничә елга) илдә яшәү рөхсәтен алу өчен документлар тапшыра. Үзе турындагы аерым мәгълүматларны яшерү, биография фактларын дөрес күрсәтмәү ачыкланса, кайбер башка сәбәпләр аркасында мондый рөхсәт һәр кешегә дә бирелми.
Закон буенча, яшәү урыны буенча теркәлү бушлай. Гадәттә, исәпкә басу мәсьәләсен мигрантларны кабул итүче як, ягъни эш бирүчеләр хәл итә. Яки мигрантлар җирле халыктан кемнең яшәргә биреп торыр буш торагы бар, сөйләшеп, үзара килешәләр. Үзенә йортында теркәлергә рөхсәт иткән, әмма яшәтмәгән өй хуҗаларына шулай ук беркетмә төзелә. Шәһәрләрдә "резин фатирлар" мәсьәләсе әле дә кабыргасы белән тора, әмма бездә теркәлгән урыннары буенча яшиләр, бу мәсьәләдә тәртип бозу күзәтелгәне юк. Пропискасыз мигрантларны хезмәткә алган эш бирүчеләргә зур штрафлар каралган. 2015 елда бу нисбәттән 10 беркетмә төзелде, бер оешмага 50 мең сум күләмендә штраф салынды. 2016 елда исә эшчеләренең миграция исәбен озынайтмаган өчен бер оешма җитәкчесе 80 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Шулай ук, теркәлү турындагы канун туганнары янына кунакка килүчеләргә дә кагыла. Безгә, гадәттә, Казахстан, Кыргызстаннан озакка - өчәр айга, күбрәккә дә кунакка киләләр. 8нче дистәсен ваклаучы бер әби менә ничәнче ел инде кыш чыгарга монда туганнарына килә. Җәйгә үзләренә кайтып китә.
- Эшкә урнашу өчен кирәк булган патент алу тәртибен дә аңлатып китсәгез...
- Патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алу өчен, иң элек, Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш. Мигрантларга җирле җәмгыять тормышына
яраклашырга ярдәм итү максатын тотып оештырыла бу чара. Бары тик 1991 елның 1 сентябренә кадәр мәктәпне тәмамлаган, югары квалификацияле, БДБ илләре гражданнарына гына бу сынаулар кагылмый: аларга белемнәре турында СССР үрнәгендәге документны күрсәтү җитә. Ә менә Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Белоруссиядән эшкә килүчеләргә патент бөтенләй кирәкми. Киләләр, пропискага басалар, бер елга килешү төзиләр дә эшлиләр. Аларны кабул итүче як, ягъни эш бирүче 13% салым түли. Узган ел 84 патент бирелгән: 37се - юридик затларда, 47се физик затларда эшләү өчен.
- Бу хезмәттә инде 14 елдан артык эшлисез. Кайсы ил, милләт вәкилләренең үзләрен ничек тотулары турында күзаллавыгыз да бардыр.
- Иң зур күпчелекне тәшкил итүче үзбәкләр - тәртипле, тыныч халык, хәмерне якын да китермиләр. Араларында бирегә килеп 12шәр ел яшәүче-эшләүчеләр бар, әмма телләрен аңлау авыр. Әрмәнстаннан килүчеләр нык бердәм булулары белән аерылып торалар. Республика буенча үз якташлары белән элемтә урнаштыралар, бер-берләрен яклыйлар, саклыйлар. Таҗиклар ни татарча, ни русча белми, шуңа алар бездә аз.
Галия Ситдыйкова - Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәреннән. 2015 елның гыйнвар аеннан Пучы һәм Байсар җирлекләрендә педиатр хезмәте күрсәтә.
- Минем кызларым монда белем ала. Зөлфиям - Казанда, Камиләм Мәскәүдә магистратурада укыйлар. Монда аларга ярдәм итим дигән максаттан килдем, - ди ул. Галия апа гомер буе үзләрендә балалар табибы булып эшләгән, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов белән танышкач, лаеклы ялга чыккан ханым безгә эшкә килергә булган. - Кызларым бакалавриатны үзебездә тәмамладылар. Ташкентта Татар мәдәни үзәге бар, анда аларга укуларын Россиядә дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Форсатны кулдан ычкындырмыйк, дидек тә, хәзер монда бюджет бүлегендә белем алалар. Алар укып бетерүгә үзебезгә кайтып китәбез. Анда минем иптәшем һәм олы кызым калды, - ди табибә ханым.
- Монда килгәндә документлар җыю мәшәкате авыр булмадымы?
- Бар да бик тиз, җайлы булды. 10 көн эчендә кирәкле кәгазьләрне әзерләп, чакыртып, кулыма бирделәр. Хәзер һәр өч ай саен патентымны һәм пропискамны озынайтып торам, җәйләрен ял алып, Ташкентка кайтып киләм.
- Без - тугандаш халыклар. Гореф-гадәтләребез, телләребез охшаш. Шулай да, бирегә килгәч, үзегезне чит-ят гавам арасында хис итү дигән нәрсә булгандыр.
- Башта, чынлап та, бик кыен булды. Белгән кешеләр дә исәнләшми китүенә аптырый идем, бездә балалар да таныш түгел кеше белән дә исәнләшә; халык бик кунакчыл, ачык, рәхмәтле. Олы кешегә һәр җирдә зур хөрмәт-игътибар. Эчү дигән нәрсә юк, хатын-кызларны аналык хокукыннан мәхрүм итү дигән нәрсә юк. Дини кешеләр күп.
- Доллар бәясе артканнан соң Россиягә килеп эшләүнең файдасы аз кала, диләр, әмма Үзбәкстаннан килүче мигрантлар саны кимеми.
- Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Мин кызларым янында булыйм дип килдем. Белеме булган кешегә бездә дә эш җитәрлек. Мин менә лаеклы ялда, әгәр эшкә керәм икән, хезмәт хакы һәм пенсиямнең яртысын алыр идем. Ашау мәсьәләсенә килгәндә, бездә, билгеле инде, яшелчә, җиләк-җимеш күп һәм арзан.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: