Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр очрашу - дәрес

6 октябрь көнне район мөслимәләр берлеге Зөһрә Закирова сыйныфында икенче елын дин сабаклары алучы мөслимәләребез Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Кичәне остазыбыз Зөһрә хаҗия Мәүлид бәйрәме белән котлап, мөнәҗәт әйтеп ачты. Мөхәммәт с.г.в.ның тууы, балачагы, аның күккә ашуы -мигъраҗ киче, тышкы кыяфәте, күркәм холкы турында мөслимәләр алдан ук әзерләнеп, бик матур...

6 октябрь көнне район мөслимәләр берлеге Зөһрә Закирова сыйныфында икенче елын дин сабаклары алучы мөслимәләребез Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте.
Кичәне остазыбыз Зөһрә хаҗия Мәүлид бәйрәме белән котлап, мөнәҗәт әйтеп ачты. Мөхәммәт с.г.в.ның тууы, балачагы, аның күккә ашуы -мигъраҗ киче, тышкы кыяфәте, күркәм холкы турында мөслимәләр алдан ук әзерләнеп, бик матур чыгыш ясадылар.
Кичәне шагыйрә Альбина Авзалова, үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы җитәкчесе Резеда Гыйльмуллина бик эчтәлекле итеп алып бардылар. А. Авзалова пәйгамбәр с.г.в. турында язылган шигырен сөйләп, Р. Гыйльмуллина "100 бөек кеше" китабыннан Мөхәммәд с.г.в. турындагы мәгълүматлар белән таныштырып, белемебезне тагын да арттырды. Сыйныфташыбыз Илсөяр Солтанова да үзе иҗат иткән шигырьләрен укып, эчтәлекле һәм гыйбрәтле мөнәҗәтләр әйтте. Хәдисләр, аларның мәгънәләре турында да фикер алыштык.
Остазыбыз Зөһрә Закирова дәресләрдә биргән белемнәр белән беррәттән, безне төрле дини кичәләр оештырып, тормыш тәҗрибәсенә, күркәм холыкка, бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп, хәл-әхвәл белешеп, кешелекле һәм кечелекле булып яшәргә өйрәтә, төрле сәяхәтләргә баруны да оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев