Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Радиотелевизион тапшыру үзәгендә цифрлы телевидение карау кагыйдәләрен искәрттеләр

Республика санлы тапшыруларга җиңел күчте.

Мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларны аналог телевидениедән аеру республика өчен җиңел узган. Бу хакта «Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы директоры Владимир Якимов әйтте.

«Без ТР Санлы телевидение министрлыгы һәм җирле хакимият органнары белән берлектә массакүләм мәгълүмат чараларында бу вакыйгага әзерләнү кирәклеге турында яздык, бик күп чаралар уздырдык, листовкалар тараттык, волонтерлар җәлеп иттек», - диде ул.

Телеканалларны цифрлы сыйфатта карау өчен дециметрлы һәм барлык дулкыннарны тота торган антенна һәм телевизор кирәк булачак. Әгәр телевизор 2012 елдан соң алынган икән, аның цифрлы телевидение карау өчен кирәкле DVB-T2 стандарты булырга тиеш. Ә «иске» телевизор өчен DVB-T2 стандартына көйләнгән махсус приставка кирәк булачак. Аны сәүдә челтәрләрендә сатып алырга була.

Антеннага килгәндә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда коллектив антенналар урнаштырылган, аларга операторлар тарафыннан идарәче компанияләр белән шартнамә буенча хезмәт күрсәтелә. Эфир кабул итү белән проблемалар барлыкка килгәндә, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип сөйләде Якимов.

Цифрлы телевидениегә күчү программаларын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, ә барлыгы алар 87. Алар республикадагы 99,3 процент кешене цифрлы телевидение белән тәэмин итә. Ләкин республикадагы 160 торак пункт географик урынга бәйле рәвештә (тау астындагы түбәнлекләрдә) цифрлы сигналны тиешенчә кабул итә алмый.

«Бу 0,7 процент кеше шул җирлектә яши. Әмма дәүләт бу проблеманы чишү юлларын әзерләде. Ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килде. Алар белән төзелгән килешү буенча, алар ташламалы нигездә абонент җиһазлары белән тәэмин итәчәк һәм ике мультиплекс составына керүче 20 санлы телеканалны караган өчен абонент түләве алынмаячак», — дип искәртте филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев