Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Радий Хәбиров хатынының постларына гына лайк куя

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрне яратмавын һәм отставкага киткәннән соң барлык медиа битләрен ябачагын белдерде.

"Социаль челтәрләр - ул эш ысулы, - диде төбәк җитәкчесе БСТ телеканалындагы «Хатын-кыз бәхете территориясе» эфирында. – Әлегә бу - минем өчен бик яхшы корал, мин нәрсә эшләвемне, эштә нәрсәгә ирешүебезне сөйлим. Без социаль челтәрләр аша иҗтимагый фикерне дә үткәрәбез. Бу да файдалы. Бездә барлык муниципалитет башлыклары социаль челтәрләрдә эшли, бу - аларның бурычы һәм эше».

Алып баручыларның сорауларына җавап биреп, Радий Хәбиров, хатыны Каринэдан тыш, социаль челтәрләрдә беркемгә дә лайк куймавын әйтте.

«Кайчагында башкалар да бик ошый, әмма бик сирәк. Минемчә, моның мәгънәсе юк. Ә гомумән, барыннан да элек хатыным постына лайклар куям", - диде Радий Хәбиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев