Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтүләр башланды

Яңа уку елы башлануга 103 нче янгын сагы хезмәте инспекторлары районыбыз мәктәпләрендә профилактика эшчәнлеген башлап җибәрде.

             10-10 нчы сентябрь көннәрендә укучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтүләр уза.

Янгынны булдырмау, ут чыкканда ялкынны ничек сүндерергә икәнлеген янгын сүндерүчеләр балаларга мисаллар аша аңлата.

Берочтан мәктәптә, өйдәге көндәлек тормышта, урманда пожар була калса үзеңне тоту кагыйдәләре турында да дәресләр бирелә. 

                 Соңгы көннәрдә райондагы ике хуҗалык басуларындагы саламга ут үрләп фаҗига була язды. Ялкын телләре хуҗалык хезмәтчәннәре көче белән сүндерелде.

103 нче янгын сагы җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов тиздән башланачак яңгырлар мондый һәлакәтләргә юл куймас дигән өметтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев