Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызның Җәмигъ мәчете балаларны дини лагерьга көтеп кала

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамланды. Районыбызның Җәмигъ мәчете дә көзге каникулларда лагерь эшчәнлеген җанландырып җибәрде. Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, балаларын әлеге ял аланына китерүләрен чакырып кала. Балаларның беренче чирекләре тәмамланды. Мәктәп уку вакытында ялларында һәрвакыт мәчеткә җыярга тырышабыз. Җәмиг мәчетендә каникулда көзге лагер башланды.Каникулда

 

- Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә, атнаның башка көннәрендә дә Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен  укулар оештырабыз.

Балалар иҗат үзәгендәге түгәрәкләргә балаларын илткән әти-әниләр аларның чыкканын сәгатьләр буена көтеп утыра. Безгә дөньяви гыйлем генә түгел, дини гыйлем бирүне дә матур традициягә кертергә кирәк. Әхлак һәм дини тәрбия алган бала әти-әниләренә картлык көнендә таяныч булырга тырыша. Балалар әниләренә бер тапкыр да "Уф" дияргә ярамаганын белеп үсәргә тиешләр. Балаларыбызны тормышның мул вакытында үстерәбез. Аларны урам тәрбиясеннән аралау, аз гына булса да телефон-компьютерлардан аерып торып башлангыч дини белем бирүне кайгыртсак иде.  Шәһәргә киткәч тә яшьләребез югары белем алу белән беррәттән дини уку йортында да укысыннар иде.Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген танып үссеннәр, -дип дини аланның оештыруның төп максатын билгеләде Руслан хәзрәт. 

Дини аланнар районыбызда 15 елдан артык оештырыла. Ир балалар иртәнге сәгатьтләрдә, ә кызлар өчен дини алан 13.00 сәгатьтән эшли башлый. Кирәк икән, укытучылар балаларны өйләреннән үк барып алып, укулар тәмамлангач, өйләренә илтеп тә куялар.  Аланда гарәп хәрефләрен тану, Коръән уку, намаз уку кебек бик тә әһәмиятле дини гыйлемнәр өйрәтелә. балалар гел укып кына утырмый, ә тәнәфесләрдә алар өчен уеннар да оештырыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев