Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызның нибары ике җирлегендә генә июль аенда табигый үсеш күзәтелгән

2022 нче елның 7 аенда районыбызда 104 сабый дөньяга килгән. Бу хакта июль ае күрсәткечләре буенча узган 25 форма-киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева демографик күрсәткечләр турындагы чыгышында таныштырды.

           2022 нче елның июль аенда Актаныш районында 11 бала туган. Узган ел июль аенда 20 гаиләдә бәби чәйләре үткән булган. 

          Актанышта 4, Яңа Әлем һәм Актанышбашта 2, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Чалманаратта берәр бала якты дөньяга аваз салып авылдашлар санын арттырган.

           Кызганыч, вафат булганнарның саны туучыларга караганда ике тапкырдан да артып китә. 255 райондашыбызны югалтканбыз, июль аенда 28 кеше бакыйлыкка күчкән. 2021 нче елда вафат булучылар саны күбрәк- 52 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. 

           Ел башыннан иң күп вафат булу очраклары Актанышта (43), Пучы (16), Аккүз (14), Күҗәкәдә (15) теркәлгән. Аллага шөкер, июль аенда асылынып үлүчеләр юк, ел башыннан бу сан 6 булган. Эш яшендәгеләрнең үлеме 25 форма-киңәшмәнең үзәгенә алып тикшерелә. Ел башыннан 35 райондашыбыз лаеклы ялга чыгарга өлгермичә вафат булган, июль аена 5 кеше туры килә.

            Табигый үсеш нәтиҗәләренә килгәндә, Яңа Әлем авыл җирлегендә иң зур динамика: биредә агымдагы елның 7 аенда 11 бала туган, 8 кеше вафат. Актанышбаш җирлегендә әле сан 8 һәм 7. Калган җирлекләрдә табигый үсеш күзәтелми. 


          Өйләнешүче парлар саны арту күңелдә өмет чаткысы уята: 2022 нче елның июлендә 18 пар никахларын рәсмиләштергән, узган ел бу сан 16 гына булган. Аерылышучылар да кимегән, 2022 елда 3, 2021 нче елда 8 гаилә таркалган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев