Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рамазан ае – Раббыбыз бүләге

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ, мөселман кардәшләребез! Аллаһның сәламе, бәрәкәтләре булсын.

 

11 айның солтаны – Рамазан шәрифкә ирештек. Аллаһ Раббыбыз шушы изге айда барчабызга да әмер иткән фарыз уразабызны тотарга һәммәбезгә дә насыйп әйләсен. Сәламәтлек бирсен.

Сәфәргә чыксак, хасталансак, рамазан ае беткәннән соң, һәрбер көн өчен бер көн итеп ураза тотарга тиешбез. Аллаһ Раббыбыз безгә зур сынаулар бирде. Мәчетләребез вакытлыча ябылды, кызганыч, уразабызны тотып, тәравих намазларыбызны өйләребездә генә укырга мәҗбүрбез. Сабырлык белән кабул итик. Үзенә күрә, гаиләбез янәшәсендә булырга, бергәләп ураза тотарга, тәравихларны балаларыбыз белән укырга, сәхәрдә якыннарыбыз белән ашарга мөмкинлек тә бирә. Һәммәбезгә дә Аллаһ Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен.

Ифтар мәҗлесләренә мәчетләргә җыела идек, кызганыч, быелга уразада мөселманнар бер-берләре белән күрешә алмый. Дөньяның бөтен мәчетләрендә дә җәмәгать белән намаз уку тукталып тора. Шуңа күрә ифтар ашларын да мөмкин кадәр әзерләп, мохтаҗларга, мескеннәргә таратырга ниятләдек. Аларның хәлләрен белергә, аларга таяныч, ярдәмче булырга бер сәбәп кылды.

Кемнең әлеге изге гамәлдә катнашасы килә, алар өчен кибетләрдә махсус тартмалар урнаштырабыз. Ифтар өчен җыелган садакалар мохтаҗларга ризык таратуда кулланылыр. Хәлләрен белеп, аларны сөендерергә, шатландырырга ниятегез булса, шушы игелекле эштә катнашырсыз дип өмет итәбез, мөхтәрәм җәмәгать.

Быелга Рамазан ае уразасы 30 көн дәвам итә. 23 апрельдә өйләребездә беренче тәравих намазы укыйбыз, 24 апрельдә таң беленүгә уразага керәбез. Сәгать төнге бердә иртәнге намазны укый алабыз. Ә мәчетләрдә азан кояш чыгарга ике сәгать кала әйтелә.

Реклама

Намаз вакытларын үзебезнең җирлеккә яраклаштырабыз. Сәхәр вакытын иртәрәк куйдык, чөнки ураза вакыты керүгә бик игътибарлы булу шарт. Бер-ике минут та соңга калып сәхәрдә ашап утырырга тиеш түгелбез.

Аллаһ Раббыбыз ниятләгән уразаларыбызны кабул кылсын. Ифтар ашларыбызны өйдә гаиләбез янында үткәрик. Һәрбер көн өчен безгә зур саваплар вәгъдә ителә, аннан мәхрүм калмыйк. Гел хаста кешеләребез дә бар. Алар рамазаннан соң да ураза тота алмаса, фидия садакасы бирергә тиешләр. Бер мескенне ашатырга, яки һәр көн өчен 200 сум күләмендә шушы садаканы бирергә кирәк. Әгәр ул үзе үк мохтаҗлыкта яшәсә, фитр садакасына ия кеше булып санала.

Аллаһы Тәгалә беребезгә дә үти алмаслык фарызлар йөкләми. Ул безгә, гөнаһларыбыздан ярлыканыр өчен, Рамазан аен бүләк итә. Аллаһ каршына баргач уразаның савабын Үзе әйтәчәк. Ураза тоткан кешенең ике сөенечле вакыты булыр: беренчесе – ифтарта авыз ачуы, икенчесе – Аллаһ Тәгалә хозурына баргач, тоткан уразалары өчен савабын ишетү. Сөенергә, шатланырга һәммәбезгә дә насыйп итсен.

Рамазан шәриф ае мөбарәк булсын. Һәммәбезгә дә шушы изге айда мөмкин кадәр изге гамәлләр кылырга, гаеткә кадәр фитр садакаларыбызны бирергә, зәкятләребезне санап, мохтаҗларыбызны-мескеннәребезне сөендерергә язсын.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев