Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рамазан аенда

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Әлхәмдүлилләһ, айларның солтаны булган рамазан аена ирештек. Бүген уникенче көн уразаларыбызны тотабыз. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, ай буена безгә саулык-сәламәтлек биреп, кимчелексез-хатасыз гыйбадәтләр кылырга, тәравих намазларыбызны укырга насыйп итсен. Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылсын. Һәрбер тәравих намазы өчен Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә әҗер-саваплар вәгъдә итә....

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Әлхәмдүлилләһ, айларның солтаны булган рамазан аена ирештек. Бүген уникенче көн уразаларыбызны тотабыз. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, ай буена безгә саулык-сәламәтлек биреп, кимчелексез-хатасыз гыйбадәтләр кылырга, тәравих намазларыбызны укырга насыйп итсен. Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылсын. Һәрбер тәравих намазы өчен Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә әҗер-саваплар вәгъдә итә. Менә шушы әҗер-савапларга да ирешергә насыйп булсын иде.
Рамазан аена ирешү белән Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бәрәкәтле яңгырларын бирде, әлхәмдүлилләһ. Аллаһка күпме генә шөкер итсәк тә, әз булыр. Рамазан ае булу хөрмәтенә шушы җәйдә бик күп бәрәкәтләрен бирә, мөхтәрәм җәмәгать. Шуңа төшенсәк иде. Чөнки дин ул фикер йөртүчеләргә, уйланучыларга, акыл иясе булганнарга бирелгән. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ни өчен безне бу дөньяга яратты, ни өчен яшибез? Күпме бәрәкәтләрен, нигъмәтләрен бирә, кешеләрнең күңелләре йомшара, мескеннәргә-мохтаҗларга ярдәмнәр күрсәтелә.
Рамазан аенда тагын бер гыйбадәтебез бар, ул - фитр садакасы. Ураза тотучыларның кимчелек-хаталары булса, шуларны төзәтү өчен. Гает намазлары укыганчы фитр садакаларын мохтаҗларга, мескеннәргә биреп өлгерергә кирәк. Алар да сөенсеннәр, гает көннәрендә бәйрәм итсеннәр. Фитр садакаларын ураза тотмаган кешеләр дә бирә. Әйтик, гаиләдә 5 кеше бар икән, гаилә башлыгы аларның һәрберсе исеменнән фитр садакасын бирергә тиеш. Быел ул Диния нәзарәте тарафыннан 100 сум күләмендә билгеләнде. Зәкәт нисабына ия булучыларга 600 сумга кадәр.
Актанышның Җәмигъ мәчетендә ифтар ашлары үткәрелә. 80 кешегә авыз ачтыру мөмкинлегебез бар. Ифтар мәҗлесләрен үткәрүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләргә уңайлы булсын өчен мәчеттә махсус тартмалар урнаштырылды. 15 мең сум күләмендә акча җыелган саен ифтар ашлары оештырыла. Аның беренчесе 10 июньдә үтте. Аннары 13, 17 июнь көннәрендә уздырылды, алга таба да үткәрергә ниятлибез, иншаллаһ. Ураза тоткан мөселман кардәшләребезне ифтар мәҗлесләренә чакырабыз.
Казанда 22 июнь көнне 10 мең кешегә авыз ачтыру оештырыла. Татарстан Диния нәзарәте һәрбер районга юллама бирә, иншаллаһ, шул ифтарга барырга да Аллаһ насыйп итсен.
Кемнәр үз өлешләрен керткәннәр, аларның саваплы гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылып, әҗер-савапларга ирешергә язсын. Һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, көч-куәт, түземлек биреп, уразаларыбызны тотарга насыйп итсен. Күңелләребезне йомшартып, ризыкның кадерен белеп, бар нигъмәтнең Аллаһтан булуын танып, Аңа шөкер итеп яшәсәк иде, мөхтәрәм җәмәгать. Һәммәбезгә дә тоткан уразаларыбызның әҗер-савапларын ахирәттә ишетеп, сөенергә язсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев