Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз!

Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.

                   Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, үзәк хастаханә табиблары һәм социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов алып барды. 


                 Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр, демографик үсеш һәм башка социаль юнәлештәге эшчәнлек турында таныштырды.     

                      Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев гомуми үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләре, гомумгамәли табиблар эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирде. 


               Ел башыннан иң күп кеше үлеме теркәлгән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин Күҗәкә, Иске һәм Түбән Уръяды, Адай авылларын берләштергән җирлекнең бүгенге тормышын яктыртып чыгыш ясады. 

Реклама


 

              Май ае күрсәткечләре буенча Аккүз авыл җирлеге 1 урынга лаек  булды. Авыл җирлеге башлыгы Галина Имамовага Ленар Рафак улы татулык, тынычлык символы булган пар күгәрчен сыны тапшырды. 2 урында Иске Айман, 3 урында Татар Суыксуы авыл җирлекләре. 
 

                  25 форма-киңәшмәдә районыбыз халкына куркыныч янаган мәсьәләләр күтәрелде. Алар хакында алдагы язмаларда яктыртырбыз.

                Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов җитәкчеләргә "Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз, минем урынбасарларга, кирәк икән үземә мөрәҗәгать итегез- ничек тә хәл итәрбез",-дип, катнашучыларга исәнлек-саулык теләп киңәшмәне тәмамлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X