Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы Э.Н.Фәттахов матбугат хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады

Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне Россия матбугаты көне белән ихлас күңелдән котлыйм. 
Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез. Ә бүгенге, цифрлашып барган дөньяда әһәмияте аеруча зур. Матбугатның тәэсирле сүзе - үткен корал. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа мөхәррият хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирә белү таләп ителә. Сезгә яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим", диелә әлеге котлау сүзләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев