Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авыл зираты хуҗасы булган Илгиз Нәбиевкә Рәхмәтен белдерде

Бүләкне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды.

Илгиз абый Нәбиев Актаныш авылында озак еллар зират хуҗасы вазыйфаларын башкарып килде.

- Моннан бик күп еллар элек Актанышка дини гыйлем таратучы, район имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт 5-6 ел дәвамында мине мәрхүмнәр белән хушлашу йолаларын өйрәтеп үзе белән йөртте. Кинәт кенә хөрмәтле хәзрәтебез вафат булгач, авылдагы яше-карты әлеге вазыйфаны миңа йөкләде. Зират хуҗасы булырга уемда да юк иде. 13 ел мәрхүмнәрне җирләү, соңгы юлга озатуларда катнаштым, изге догалар укып авылдашларымның кайгысын уртаклаштым, рухи терәк булырга тырыштым,- дип сөйләде Илгиз абый.

Илгиз Нәбиевкә бүген 89 яшь. Хәзерге вакытта кызы Лилия, оныгы Зөләйха тәрбиясендә яши. Әмма, күз тимәсен, әле дә егетләр кебек ул. 

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Илгиз Нәкый улына район башлыгы Энгель Фәттаховның Актаныш районы халкына дини һәм әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткәне өчен юллаган рәхмәтен җиткерде:

   Кешенең асылы аның хезмәтендә, кешеләргә мөнәсәбәтендә ачыла. Саваплы гамәлләрегез, игелекле эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, алдагы көннәрегездә дә халыкның зур ихтирамын тоеп, изгелектә гомер итүегезне телим диелгән әлеге Рәхмәт хатында.

Илгиз Нәбиев мондый хөрмәтләүгә бик нык күңеле булып район башлыгына сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. 


-Энгель Нәвап улына әлеге вазыйфасында сау-сәламәт булып озак еллар эшләргә язсын,- диде ил карты.

 

Үзенең озын гомерле, камил акыллы, әле дә егәрле булуын Илгиз бабай халыкка кирәкле булып, мөселман кагыйдәләрен төгәл үтәп 
мәет юуу, җирләү, изге догалар кылып саваплы гамәл башкаруда күрә. 
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин да әлеге изге эшләре Илгиз Нәбиевкә рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә киңәшләре, вәгазьләре белән ярдәм итеп торуын үтенде:

 

- Авыл җирлеге Советы урнашкан бина сезнең өчен һәрвакыт ачык,-  диде Илнур Таһир улы.

        Илгиз Нәбиев яшьтән үк курку белмәс, тәвәккәл, булдыклылыгы белән аерылып торган. 70 төрле һөнәргә ия бабай газ кертү елларында райондашларга яңача мичләр чыгара, йортка газ торбалары суза, аларны эретеп ябыштырып халыкны җылыга тиендерә. 
 

      Хатыны Фатыйма апа белән 5 бала тәрбияләп үстерә, балаларының барысының да югары белемле, һөнәрле булуларына горурланып яши. Хәзерге көндә Илгиз бабай балалары, кияү, киленнәре,  10 оныгы, 9 оныкчыгы хөрмәтендә гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев