Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев озакяшәр райондашыбызны котлады

Тумышы белән Яңа Әлемнеке, озак еллар Иске Кормаш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта кызлары тәрбиясендә Актанышта яшәгән Гөлбану апаның бүген икеләтә бәйрәме - 95 яшьлек юбилее!

            Әлеге истәлекле көне белән юбилярны, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улының бүләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде ул.

            Без дә Гөлбану апаны юбилее белән ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә якыннарының күңел җылысын тоеп, сәламәт булып, һәр туар таңнарны бары тик сөенечле мизгелләр белән генә каршылап яшәргә язсын! Юбилеегыз белән!

Реклама

Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев