Актаныш

Район башлыгы Кытайга барып кайтты

Авыл хуҗалыгы. Икътисад. Кытай Халык Республикасына кылынган әлеге сәфәрнең асылы бер-берсеннән аерылгысыз шушы ике тармакка килеп тоташа. Чит илдән кайткач, район башлыгы Э.Н.Фәттахов үзенең хис-тәэсирләре белән уртаклашты. - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов җитәкчелегендә 5 кешелек делегация белән бардык, - диде ул әңгәмәгә керешер алдыннан. - Энгель...

Авыл хуҗалыгы. Икътисад. Кытай Халык Республикасына кылынган әлеге сәфәрнең асылы бер-берсеннән аерылгысыз шушы ике тармакка килеп тоташа. Чит илдән кайткач, район башлыгы Э.Н.Фәттахов үзенең хис-тәэсирләре белән уртаклашты.
- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов җитәкчелегендә 5 кешелек делегация белән бардык, - диде ул әңгәмәгә керешер алдыннан.
- Энгель Нәвапович, Кытайга сәяхәтегезнең төп максаты нинди иде?
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы шундый бурыч куя: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә дөньяда нинди алдынгы тәҗрибә бар, без шул тәҗрибәне үзебездә кулланырга тиеш.


Дөнья күләмендә икътисади яктан нык алга киткән Кытай тәҗрибәсеннән чыгып, үзебезгә өлге итеп алырлык яңа эш алымнарын күреп, өйрәнеп кайттык.
Авыл хуҗалыгы тармагында төрле формадагы җитештерүче предприятиеләр яшәп килә. Шул ук шәхси крестьян хуҗалыклары үсеш алган. Гаилә фермалары берләшеп, соңгы елларда коопертивлар төзү стадиясе дә бара. Игенчелек буенча төп ике культура игелә. Дөге һәм кукуруз үстерәләр. Без йөргән җирләрдә ташландык хәлдә яткан бер генә буш урын да күзгә чалынмады. Бөтен җирдә кукуруз үсә, алар аны үзләренең көндәлек рационында да кулланалар, терлекләргә дә ашаталар. Кукуруз бездә дә үстерелә, ләкин әле аннан тиешенчә файдалана белмибез икән дигән фикер туды. Кайчандыр Рәсәйгә кукурузны Хрущев Америкадан алып кайтканын беләбез. Дөрестән дә, аның ул чакта файдасын күп күргәннәр, бигрәк тә сөт җитештерү буенча алга китеш күзәтелгән. Бүген дә кукурузның мөһим культура икәнен аңлап, аны үстерү, тиешенчә эшкәртү технологияләрен үзләштереп бетерәсе бар икән әле безгә.
Ил биопрепаратлар белән эшләүдә нык кына алга киткән. Шеньян шәһәренең авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге, профессорлар белән очраштык. Бу сөйләшүдә биопрепаратлар белән нәтиҗәле эшләүләре, терлекчелек, үсемлекчелек буенча тирәнтен өйрәнүләр үткәрүләре күренде. Азык җитештерү, аны баланслау, терлек организмы эшкәртеп бетерерлек дәрәҗәгә китерү буенча бай тәҗрибә тупланган. Әлбәттә, бөтен серне шундук ачып та бетермиләр. Әйтик, биобактериологик препаратлар белән эшләүнең нечкәлекләренә төшенергә теләр идек. Мәсәлән, бер генә мисал. Безнең берәр дуңгыз фермасына керсәң, берәр атна өйгә керә алмыйча йөрисең бит. Ә анда киемнәрдән ферма исе килү бөтенләй дә юк. Биологик элементлар белән эшләү нәтиҗәсе бу.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 март, 2012 24 (9669) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: