Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы нинди урамда торганын белми?

Ышанасызмы-юкмы, республикада ришвәтчелек кими башлаган. Сораштырулардан күренгәнчә, 2014 елда һәр сигезенче кеше, "коррупция белән күзгә-күз очрашам" дигән булса, 2015 елда һәр унынчысы гына шулай дип җавап биргән. Республикада ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләрне ачыклау очраклары арта бара. Хокук саклау органнары акча төртүчеләрне генә түгел, арадашчыларны да эләктерә. Татарстан Президентының рившәтчелеккә каршы сәясәт...

Ышанасызмы-юкмы, республикада ришвәтчелек кими башлаган.
Сораштырулардан күренгәнчә, 2014 елда һәр сигезенче кеше, "коррупция белән күзгә-күз очрашам" дигән булса, 2015 елда һәр унынчысы гына шулай дип җавап биргән.
Республикада ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләрне ачыклау очраклары арта бара. Хокук саклау органнары акча төртүчеләрне генә түгел, арадашчыларны да эләктерә.
Татарстан Президентының рившәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Иван Гущин хәбәр итүенчә, былтыр коррупция сазлыгына 357 кеше кереп баткан: 64е - республика министрлык-ведомстволарында эшләүчеләр, 28е - федераль хакимият, ә 86сы - муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре. 153 кеше акча төртүдә гаепле (2012 елда шундый 29 очрак теркәлгән булган).
Бездә "гөнаһ"лы түрәләрне кичермиләр. Моны статистика да раслый: Татарстан Идел буе федераль округында ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән түрәләр саны буенча беренче урынга чыккан.
- Ышаныч югалтып, эшеннән колак каккан түрәгә хезмәт кенәгәсен ташларга да була, чөнки ул дәүләт хезмәтенә бүтән эләкмәячәк. Бу тап озак елларга аның гаиләсенә дә төшәчәк, - диде Иван Гущин.
Узган ел республика җитәкчелегенең ышанычын өчәү саклап кала алмаган: Менделеевск районының торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары (коммерция оешмасы эшчәнлегендә катнашканы өчен), Яшел Үзән районының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы, Әлмәт районының физик тәрбия, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы (соңгы икесенең ни сәбәпле "гөнаһ"лылар исемлегенә кертелүе әйтелмәде).
Быелдан башлап керемнәре һәм чыгымнары турында муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар да декларация тапшырырга тиеш була.
Татарстан Президентының рившәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең бүлек башлыгы Алексей Панкратов сөйләвенчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча 15 район башлыгы керемнәре турында белешмәне хаталы килеш тапшырган. Әйтик, кемдер яшәгән урамын дөрес күрсәтмәгән, кемдер техник хата җибәргән, ә кемдер милкен сатып, шул турыда оныткан. Кыска хәтерле "глава"лар Татарстан Президенты аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров янына "келәмгә чакырылган".
Мәктәпләрдә акча җыйганнарын белсәгез, безгә хәбәр итегез, дип бертуктаусыз чаң суга Мәгариф һәм фән министрлыгы. Әмма сораштыруда катнашучыларның өчтән бере өстәмә акча җыюдан һаман да зарлана. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәлләр хөрти - һәр бишенче кеше тар белгечләргә эләгә алмау һәм участок табибларына зур чират булудан зар елый.
Кайсы район башлыклары декларацияне дөрес тутырмаган?
Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Азнакай, Баулы, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Балык бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Ютазы.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/14390-rayon-bashlyigyi-nindi-uramda-torganyin-belmi?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев