Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгына яңа вазифа йөкләнде

2 октябрьдә Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Ул 14 ел район башлыгы булып эшләгән Энгель Нәвап улы Фәттаховның 1 октябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүе белән бәйле иде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков, Республика Президенты аппаратының, Министрлар Кабинетының, Дәүләт Советының җаваплы...

2 октябрьдә Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Ул 14 ел район башлыгы булып эшләгән Энгель Нәвап улы Фәттаховның 1 октябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүе белән бәйле иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков, Республика Президенты аппаратының, Министрлар Кабинетының, Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.Шулай ук анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, район прокуроры, район суды рәисе чакырылган иде.
Утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелеп, шуның беренчесе буенча сүз Премьер-министрга бирелде. Илдар Шәфкать улы Актанышыбызга Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе белән килүен белдерде. Ул район Советы депутатларыннан Э.Н.Фәттаховны, башка эшкә күчүе сәбәпле, Актаныш муниципаль район башлыгы, муниципаль район Советы һәм район Советы депутаты вазифаларыннан вакытыннан алда азат итүләрен сорады.
- Тарих өчен 14 ел күп вакыт түгел, ләкин шушы вакыт эчендә Энгель Нәвап улы җитәкчелегендә Актаныш районы зур үзгәрешләр кичерде, танымаслык булып үзгәрде. Кайсы тармактагы эшчәнлекне алсак та, Актаныш һәрвакыт республикада беренче. "Лачын" боз-спорт сарае, Балалар иҗат үзәге, бассейн, яңа мәктәпләр, яңа корылмалар, башка бик күп социаль объектлар сафка басты. Энгель Нәвап улын бик күптәннән беләм, аның үзенә генә хас энергиясе бар. Аның белән кайчан күрешергә туры килсә дә, халык өчен тагын нинди уңайлылык уйлап тапты микән, дигән уй туа. Карыйсың, районда барысы да бар шикелле, әмма ул яңа идеясен тормышка ашыру уе белән яна, аңа ирешү юлларын эзләп таба, - диде Илдар Халиков үз чыгышында.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынына күрсәтелгән бик күп кандидатлар арасыннан нәкъ менә безнең район башлыгының сайлап алынуы да аның яңалыкка омтылучанлыгы, үз районын, үз республикасын яратуы, татар телен, татар милләтен үстерүгә юнәлеш тоткан карашлары сәбәпче булуын да искәртте ул. "Яшь буынның киләчәген кайгыртучы министрлык җитәкчесен сайлаганда ялгышырга ярамый иде", - дигән фикере шул хакта аңлата иде.
Икенче мәсьәлә буенча да депутатлар И.Ш.Халиковның тәкъдимен бертавыштан кабул иттеләр. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкару башкарма комитет җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаевка йөкләнде.
Өченче мәсьәлә буенча район Советының аппарат җитәкчесе А.С.Кәрамов сүз алды. Сүз Э.Н.Фәттаховка "Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины" исемен бирү турында иде. Карар проекты бертавыштан хуплау тапты. Почетлы гражданин таныклыгын һәм күкрәк билгесен аңа Фаил Камаев тапшырды.
Депутатлар Р.С.Салихҗанов, Ә.Ә.Зарипов, Ә.Р.Шакиров, сүз алып, Энгель Фәттаховка яңа эшендә яңа уңышлар теләделәр. Соңыннан районыбызның элеккеге башлыгы, хәзерге министр Энгель Фәттахов районда эшләгәндә үзе туплаган командага, район халкына рәхмәтле булуын белдереп чыгыш ясады.
- Бүген бик ямансу көн. Сезнең яннан китү авыр. Актаныш минем туган ягым, торган җирем булды, кая китсәм дә шулай булып калыр, - диде ул.
Әйе, үзе әйткәнчә, начар эшләргә күнекмәгән ул. Яңа хезмәтендә дә яңадан-яңа уңышларга ирешәчәгенә без - якташлары, һичшиксез, ышанабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев