Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгының район халкына мөрәҗәгате

2014 елда районыбыз авылларында беренче мәртәбә референдум уздырылды. Барлыгы 1800975 сум үзара салым акчасы җыелды, ул дүрткә тапкырланып, Татарстан Республикасы бюджетыннан 7160200 сум акча бүлеп бирелде. Бу суммалар авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен башкарырга мөмкинлек тудырды. Референдум ел саен уздырылачак. Ул җирле үзидарәләрне оештыру турындагы закон нигезендә каралган, авыл Советы депутатларының...

2014 елда районыбыз авылларында беренче мәртәбә референдум уздырылды. Барлыгы 1800975 сум үзара салым акчасы җыелды, ул дүрткә тапкырланып, Татарстан Республикасы бюджетыннан 7160200 сум акча бүлеп бирелде. Бу суммалар авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен башкарырга мөмкинлек тудырды.
Референдум ел саен уздырылачак. Ул җирле үзидарәләрне оештыру турындагы закон нигезендә каралган, авыл Советы депутатларының карары белән кабул ителә. Авыл җирлегенең яшәешен тәэмин итә торган эшләрнең бер өлешен шушы үзара салым акчасы белән башкарырга тиешбез. Үзара салым акчасы җирлектә төрле төзекләндерү эшләрен максатчан башкарырга ярдәм итә.
Нинди эшләр соң алар? Юлларның ремонты, зиратларны төзекләндерү, койма белән әйләндереп алу (яисә зират йорты салу, кирәк-ярак алу), тротуарлар салу, һәйкәлләрне яңарту, су системасына күпмедер ремонт эшләре башкару өчен тотылырга мөмкин. Авыл җирлеге алар буенча дәүләт органнары һәм халык каршында хисап тота. Бу акчалар нәрсә өчен җыелган, максатчан тотылганмы, сметасы бармы, сметада каралган эшләр башкарылганмы - болар бөтенесе контрольгә куела.
Узган ел беренче мәртәбә республика күләмендә референдумнар үткәрелде. 2014 елда, Актаныш һәм Пучыдан кала, районыбызның барлык авыл җирлекләре дә аңа кушылдылар. Авыл җирлекләрендә пропискада торган, 18 яше тулган һәр кешегә 300 сум, яисә 150-200 сум, шулай ук 100 сум җыйган авыл җирлекләре дә бар иде. Мәсәлән, Чалманарат авыл җирлегендә, 200 сумнан җыеп, 80800 сум тәшкил иткән сумма үзара салым кодына тапшырылган. Шушы акчаны дүрт мәртәбә арттырып, дәүләт 323200 сумны шул ук хисапка күчерде. Димәк, бу авыл җирлеге 404 мең сумлык эшне алдан ук планлаштырып куюга иреште.
Бу бик кирәкле һәм мөһим мәсьәлә дип исәплибез. Гражданнарның үз җирлекләрен төзекләндерүгә үз өлешләрен кертү дигән сүз ул. Быел, Пучы һәм Актаныш авыл җирлекләрен дә кертеп, барлык авыл җирлекләрендә дә референдум уздырыла. Ул шушы атнада, якшәмбе көнне, 18 гыйнварда 18 яше тулган гражданнар катнашында уздырыла.
Сайлаулардагы шикелле үк, сайлаучыларның 50 проценттан күбрәге катнашса, килүчеләрнең күпчелеге билгеләнгән сумманы җыярга риза дигән тамганы бюллетеньдә билгеләп куйса, референдум үткәрелгән булып саналачак. Әлеге кампанияне уздыру шул ук сайлау комиссияләренә йөкләнде.
Актаныш авыл җирлеге буенча 18 яше тулган һәр гражданнан 300 сум җыю турында карар кабул ителде. Актаныш өчен бу зур сумма түгел. Узган ел шундый сумма Сәфәр җирлегендә җыелды. Район үзәгендә яшәүчеләр дә референдумда актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Максатчан җыелган акчаны нинди эшләр өчен тотуны авыл Советы һәм шушы җирлек халкы белән бергәләп хәл итәргә тиеш булабыз.
Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә дә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: барыбыз да референдумда актив катнашыйк! Үзебезнең җирлекнең яшәешен тәэмин итүдә үзебездән өлеш кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев