Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район халкы 232 кешегә кимегән (авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлеге 1)

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә багышланган 25нче форма киңәшмә үтте. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды. Ни кызганыч, районда демографик күрсәткечләр түбәнәюгә таба бара. 2015 елда 272 бала туса, 504 кеше бакыйлыкка күчкән. Район халкы 232 кешегә кимегән дигән сүз. 2014 елда...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә багышланган 25нче форма киңәшмә үтте. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.
Ни кызганыч, районда демографик күрсәткечләр түбәнәюгә таба бара. 2015 елда 272 бала туса, 504 кеше бакыйлыкка күчкән. Район халкы 232 кешегә кимегән дигән сүз. 2014 елда туучылар саны - 310, вафат булучылар 495 булган.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиеваның чыгышында китерелгән саннардан күренгәнчә, Актаныш, Пучы, Теләкәй, Такталачык, Кәзкәй, Әтәс, Уразай җирлекләрендә балалар туу артса, Актанышбаш, Татар Суыксуы, Аккүз, Иске Сәфәр, Киров, Татар Ямалы җирлекләрендә, киресенчә, кимегән.
Туган балаларның 104е гаиләдә - беренче, 96сы - икенче, 51е - өченче, 21е дүртенче бала булып дөньяга килгән.
Иске Байсар, Аккүз, Түке, Пучы, Иске Кормаш, Такталачык җирлекләрендә үлүчеләр саны кимесә, Актаныш, Күҗәкә җирлекләрендә арткан.
Хисап елында район буенча 179 пар язылышкан, бу 2014 елдагы белән чагыштырганда 8гә ким. Уразай, Әтәс җирлекләрендә язылышучылар арткан, ә Актаныш, Югары Яхшый, Иске Богады җирлекләрендә кимегән. 2015 елда аерылышучылар саны 57 булып, бу 2014 елдагыга караганда 9га кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев