Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район җитәкчелеге белән халык арасын тоташтыручы күпер югалмасын

Август аенда район газетасы чыга башлауга 85 ел тула. Зур юбилей датасы бу. Басма матбугатны тагын да халыкчанрак итү каләм ияләренең осталыгына бәйле. Шулай да соңгы вакытта тиражның кими баруы башка сәбәпләргә дә барып тоташа. Бер безне генә түгел, республика матбугат чараларын да уйландыра торган хәл. Игътибар иткәнсездер - газетаның...

Август аенда район газетасы чыга башлауга 85 ел тула. Зур юбилей датасы бу. Басма матбугатны тагын да халыкчанрак итү каләм ияләренең осталыгына бәйле. Шулай да соңгы вакытта тиражның кими баруы башка сәбәпләргә дә барып тоташа. Бер безне генә түгел, республика матбугат чараларын да уйландыра торган хәл.
Игътибар иткәнсездер - газетаның соңгы саннарының беренче битендә, сайтта, телевидение-радиотапшыруларда шундый бер хәбәр таралды: "2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына алдан язылу бара. 1 февральдән 31 мартка кадәр аңа элекке бәясеннән, ягъни 620 сум 70 тиеннән язылырга мөмкин. Аннары бәясе күтәрелер дип фаразлана".
Монысы - район башлыгы Фаил Камаевның фикере:
- Әлеге акция турындагы хәбәрне районда яшәүче һәркемгә җиткерергә кирәк. Кыйммәтләнгәнче язылып калсыннар. Газетаны алдырсыннар, укысыннар, район сулышын тоеп яшәсеннәр. "Актаныш таңнары" газетасы район җитәкчелеге белән халык арасын тоташтыручы күпер вазифасын да үти, яңалыклар белән таныштырып тора, яшәешебезне чагылдыра.
Әлеге сөйләшү тәкъдим-киңәшләр рәвешендә барса да, район газетасының хәзерге һәм киләчәк язмышы өчен тирән борчылуны үз эченә алды.
- 2012 елдан 2017 елга кадәр аралыкта газетаның тиражы 1700гә кимеде, - дип, саннарга тукталды баш мөхәррир Илназ Хөҗҗәтов. - Шушы 5 ел эчендә бәясе дә 400 сумга артты. Кыйммәтләнүе бездән генә тормый. Кешеләрнең күпчелеге электрон басмалар белән кызыксына башлады. Ләкин кичен бөтен гаилә белән бергәләшеп газета уку, район, республика яңалыклары белән танышуның тәрбияви ягы күпкә өстендер дип уйлыйм.
- Бәя арту гына тиражның кимүенә сәбәпчедер дип исәпләмим. Беренчедән, "Актаныш таңнары" газетасы бөтен Актаныш халкының һәм читтә яшәүче якташларыбызның яратып укый торган газетасы булырга тиеш. Икенчедән, эчтәлегенә игътибарны арттырасы бар. Хәзерге көндә эчтәлеге начар дип әйтмим, әмма заман таләпләренә туры китереп, яңартырга кирәк, - диде район башлыгы.
- Килешәбезме без, килешмибезме, бүгенге басма матбугатның матди яктан яшәешен реклама-игъланнар тәэмин итә. Рекламаның күплеге газетаны дөньяга чыгаруга тотылган чыгымнарны каплау өчен отышлы. Шулай да укучыга кызыклырак язмалар кирәк. Тәнкыйть күзлегеннән язылганнары да булсын. Тиражны киметмәү бик зарур, моның өчен район халкының да тырышлыгы сорала. Хат ташучыларның әһәмияте бик зур. Газетаны саклау - бөтен халык эше, - дип түгәрәкләде ул сүзен.
Газета атнага өч мәртәбә чыга иде, хәзер икегә калды. Аны атнага бер генә тапкыр чыгару турында да сүз булды. Хәтта республиканың берничә районында атнага бер тапкыр чыгаруга күчтеләр дә. Ә бездә, Аллага шөкер, Фаил Камаевның, ТР Дәүләт Советының ярдәме, "ТАТМЕДИА" җитәкчелегенең аңлавы белән, ике тапкыр чыгуы сакланып калды.
Әйе, районга үз газетасы бик кирәк.
- Үземне белә-белгәннән бирле район газетасын алдырам, һәрбер сүзен өтеренә тикле укып барам, - дип, мөхәррияткә килеп әйтүчеләр дә бар. Аларның җылы сүзләрен ишетү нинди күңелле!
Әйе, районга үз газетасы бик кадерле. Мөхәррият коллективына һәм матбугат ветераннарына аеруча да якын ул.
Тормышка интернет үтеп керде, бәясе кыйммәтләнде, халык саны кимеде, дибез. Хаклык юк түгел бу сүзләрдә, әмма газетаны кулга алып уку ләззәтеннән бернинди техник алгарыш та җиңел генә биздерә алмас.
85 еллык юбилеен каршыларга әзерләнүче "Актаныш таңнары" газетасын сез алдырасызмы? Аның киләчәген ничегрәк күрергә теләр идегез? Сездән хат-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Безнең электрон адрес: airs16@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев