Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район хакимиятендә ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды (+фото, +видеорепортаж)

Бүген район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утыршы узды. Утырыш эшен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов алып барды.

             2021 нче хисап елына карата үткәрелгән декларация компаниясе нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйлә Сафинаның чыгышы тыңланды. 


           Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәгариф юнәлешендә коррупциягә каршы эшчәнлек һәм мәнфәгатьләр конфликты мәсьәләләрен җайга салу һәм будырмау турында хисап тотты. 


          Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алия Шакирова "2022 елның 1 яртыеллыгында муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, күчемсез мөлкәтнең  нәтиҗәле файдаланылуын һәм бурычлыларның аренда түләве" темасына үз чыгышын тәкъдим итте. 


 

           Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Люция Корбанованың чыгышы "Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башка дәүләт органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген мониторинглау турында һәм Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чаралар үткәрүне оештыру турында" темасына булды. 


               Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов чыгыш ясаучыларның докладлары турында уңай бәя бирде һәм фикерләрен җиткерде:

 

- Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенә кергән сорауларга тулысынча үзем контрольлек итәчәкмен. Иң соңгы чиккә килеп җиткәндә соң булуы бар. Нәрсәдер эшләр алдыннан үзеңнең гаиләңне, балаларыңны, якыннарыңны уйларга, ялгыш юлга басмыйча матур итеп эшләргә кирәк. Соң була күрмәсен"-, диде.

                Ленар Рафак улы шулай ук районның массакүләм мәгълүмат  чараларында ришвәтчелек хакындагы басмалар, материалларны күбрәк һәм халык өчен аңлаешлы телдә  җиткерергә кирәклеген әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев