Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район почта элемтәсе үзәге бинасында почта-банк ачылды

Республикада почта-банкларның эшләве хакында байтактан сөйләсәләр дә, моңарчы ул безнең районда юк иде әле. Ниһаять, 4 апрель көнне район почта элемтәсе үзәге бинасында да почта-банк ачылды. Ул, универсал банк буларак, клиентларга коммуналь түләүләрне башкару, пенсияләрен алу өчен уңайлы булыр, дип ышандыра җитәкчеләр. Шулай ук әлеге банктан кредитлар да алып булачак,...

Республикада почта-банкларның эшләве хакында байтактан сөйләсәләр дә, моңарчы ул безнең районда юк иде әле. Ниһаять, 4 апрель көнне район почта элемтәсе үзәге бинасында да почта-банк ачылды. Ул, универсал банк буларак, клиентларга коммуналь түләүләрне башкару, пенсияләрен алу өчен уңайлы булыр, дип ышандыра җитәкчеләр. Шулай ук әлеге банктан кредитлар да алып булачак, диләр.
- Якындагы өч айда мондый почта-банкны барлык почта бүлекчәләрендә дә ачу планлаштырыла, - ди район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Равил Харрасов. - Хәзер авылларда саклык банкының филиаллары бетеп бара. Шулай булгач, почта бүлекчәләре халыкка түләүләрен башкару өчен иң кулай урын булып калачак.
Почта-банкны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Яр Чаллы шәһәре почта-банк идарәчесе Рөстәм Сәрвәров та катнашып, фикерләре белән уртаклаштылар.
ЧАРАДАН ФОТОЛАР МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев