Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район полиция башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдус Кәримов: “Соңга калу аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк”

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, республикага дини һәм милли экстремизм идеологиясе үтеп керүгә каршы тору эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2016 елда экстремистик юнәлештәге - 38, террорчылык юнәлешендәге 45 җинаятьне ачыклаган. Радикаль идеология тарафдарлары булган дүрт яшүсмер табылган. Аларның берсе аеруча яшь - 2007 елгы, әти-әниләре белән бергә Сириягә киткән. 1999 елгы...

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, республикага дини һәм милли экстремизм идеологиясе үтеп керүгә каршы тору эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2016 елда экстремистик юнәлештәге - 38, террорчылык юнәлешендәге 45 җинаятьне ачыклаган. Радикаль идеология тарафдарлары булган дүрт яшүсмер табылган. Аларның берсе аеруча яшь - 2007 елгы, әти-әниләре белән бергә Сириягә киткән. 1999 елгы егет исә Игил оешмасы вәкилләре тәэсирендә шартлаткыч матдә сынап караган. Шундый очраклар, яшүсмерләргә янаучы бу афәт турында сөйләшү максатында 6 февраль көнне Актанышның 2 нче мәктәбе базасында җитди очрашу узды.
Район мәктәпләрендә экстремизм-террорчылыкка каршы эш өчен җавап бирүче мөгаллимнәр белән район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров, район полиция башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдус Кәримов, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Ания Ахунова, яшүсмерләр арасында профилактика буенча инспектор Регина Сәлимҗанова, район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Камил Әмиров очрашты.
Яшүсмерләр, дөньяга карашлары формалашып кына килүче яшьләр белән эшли экстремистик юнәлеш кешеләре. Алар - бик көчле психологлар. Социаль һәм икътисади яктан авыр шартларда тәрбияләнүче, рухи байлыгы сай, һәр чакыруга, бигрәк тә, матур яңгырый торган чакыруга тиз ышанучан балаларны сайлыйлар. Бары тик зур максатлар турында матур итеп сөйләү генә кирәк. Шуннан соң яшьлек максимализмы үз эшен эшли. Бу юнәлештә хәлне уңай якка үзгәртү, укучылар аңында шушы чиргә карата иммунитет булдыру максатыннан террорчылык күренеше турында мәктәптә сораштырулар үткәрергә, патриотик тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады Илгиз Әмиров. Шулай ук, интернет киңлекләре аша балаларны үз-үзләренә кул салырга өндәүче, тормыш авырлыгыннан шул рәвешле бик җиңел котылу юлына чакыручы, яки, турыдан-туры көч куллануны хуплаучы, ислам динле илләрне кимсетелгән, ә Россияне агрессор ил, дип күрсәтүче сайтлар турында мәгълүмат бирде.
Әлбәттә, баласының кайсы сайтларда вакыт үткәрүеннән иң элек әти-әнисе хәбәрдар булырга тиеш, әмма укытучылардан да игътибар таләп ителә, - диде ул.
Мәктәпләр куркынычсызлыгына килгәндә, районда 6 белем йорты видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителгән, нибары 13 мәктәптә генә хәвеф билгесе төймәсе (КТС - кнопка тревожной сигнализации) урнаштырылган. Турникетлар җитешми, каравылчылар саны тиешенчә түгел, башлангыч мәктәпләрдә алар бөтенләй юк. Бу мәгълүматларны мәгариф идарәсе белгече Камил Әмиров җиткерде.
Дөрес, Мәгариф министрлыгы әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә. Бу уку елында видеокамералар һәм хәвеф билгесе төймәләре кую буенча эш бара, бездән гаризалар бирелгән, - диде ул.
- Кайбер мөселман җәмгыятьләрендә торучы әти-әниләр балаларын мәктәптә укытудан баш тарта, ахыр чиктә белем алу өй шартларында яки хосусый белем бирү оешмаларында уза, - ди район полиция башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдус Кәримов. - Андый урыннарда мөгаллимнәр еш кына үзләре дә радикал була. Безнең төп максат - террорчылык-экстремизм идеологиясенә бирешүчән яшүсмерләр һәм әти-әниләр турында вакытында үзара мәгълүмат алмашу, хәбәрләшү. Соңга калу аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев