Актаныш

Район полиция бүлегендә хәтер кичәсе

17 апрель - эчке эшләр органнары, эчке гаскәрләр ветераннары көне буларак билгеләнә. Әлеге һәм якынлашып килгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә, дәһшәтле сугыш юлларын узып, тыныч тормышта да озак еллар илебезнең, халкыбызның иминлеге сагында торган ветераннарыбызны искә алу кичәсе узды. Район җирлегендә, эчке эшләр бүлегендә хезмәт...

17 апрель - эчке эшләр органнары, эчке гаскәрләр ветераннары көне буларак билгеләнә. Әлеге һәм якынлашып килгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә, дәһшәтле сугыш юлларын узып, тыныч тормышта да озак еллар илебезнең, халкыбызның иминлеге сагында торган ветераннарыбызны искә алу кичәсе узды.
Район җирлегендә, эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган 58 ветераныбыз бар. Сугыш михнәтләрен, аннан соңгы яшәеш авырлыгын үз җилкәләрендә тарткан ветераннар кызганыч, инде күптәннән гүр ияләре. Алар: Газизов Муллаян Мингали улы, Гыйльфанов Мәхмүт Гыйльфан улы, Шәйхетдинов Мирза Шәйхетдин улы, Кожевников Алексей Константинович. Гитлер илбасарларыннан туган илебезне азат итүдә катнашкан, тыныч хезмәттә дә солдат булып калган, җәмгыятебез иминлеге сагында торган кешеләр алар.
Хәтер кичәсе барышында аларның тормыш юллары, сугышчан һәм тыныч тормыштагы хезмәт батырлыклары искә алынды. Чарада катнашкан кунаклар: район эчке эшләр бүлегенең лаеклы ялдагы ветераннары, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, ветераннар белән озак еллар иңгә-иң терәп хезмәт куйган Баязит Мөхәммәтов район полиция бүлегенең үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан музей экспонатлары белән таныштылар. Чара, ветераннарның исеменә дога кылып, Газизов Муллаян абый нигезендә уздырылган Коръән ашы белән тәмамланды..
Шәйхетдинов Мирза Шәйхетдин улына быел 100 яшь тулыр иде. 1915 елда Калинин районы Сикия авылында туа ул. Авылда 4 сыйныфны укыгач, мәктәпне Мәчти (Наратлы) авылында тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Әмма ачлык, ялангачлык укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми аңа. Кайтып хуҗалыкта эшли башлый. Актанышта хуҗалыкара мәктәптә 9 ай белем алгач, Сикия, Әгьбәс, Иске Сәфәр авылларында хисапчы булып эшли. Соңыннан армия сафларына алына, кече командирлар әзерли торган мәктәптә укый. Ак финнарга каршы бәрелешләрдә катнаша. Яраланып, Харьков шәһәрендә дәвалана. 1941 елны Актанышка кайтып, милиция бүлегенә эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк яуга китә. Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Җиңү көнен Балтик диңгезе буенда каршылый. Кызыл Йолдыз ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Заполярье оборонасы өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның көзендә Актанышка кайтып, милиция бүлегендә эшли башлый. 20 елга якын Дербешка, Такталачык участокларында хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен янә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Эчке эшләр бүлегендә эшләү дәверендә I-II-III дәрәҗәле "Яхшы хезмәте өчен" медальләре, күп кенә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Өлкән лейтенант булып, лаеклы ялга чыга. 1989 елда вафат. Иске Байсар авылында җирләнгән.
Гыйльфанов Мәхмүт Гыйльфан улы 1924 елның 10 июлендә Актаныш районы Яңа Балтач авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә җидееллык белем алгач, Минзәлә зоотехникумына укырга керә. Кызганыч, укуын тәмамлый алмый - сугыш башлана. 1942 елның август аенда сугышка китә. Смоленск өлкәсен, Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1943 елны Смоленск юнәлешендә барган бәрелешләрдә 2 тапкыр каты яралана. Җиңү көнен Чкалов шәһәрендә хәрби хастахәнәдә каршылый. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгәне өчен", "Г.К.Жуковның тууына 100 ел" һәм башка бик күп төрле хәрби медальләр белән бүләкләнә. Туган ягына 1945 елның декабрендә кайта. 1946 елның март аеннан Актаныш районы милиция бүлегендә паспорт өстәле башлыгы булып эшли башлый. Сәркатип-хисапчы, участок инспекторы, өлкән оперуполномоченный, бүлек башлыгы урынбасары вазифаларын да башкара. "Совет милициясе отличнигы" I-II-III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнә. 1968 елда майор дәрәҗәсендә Актаныш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары буларак хезмәт куйганда, сәләмәтлеге какшап, лаеклы ялга чыга. 2004 елда "Татарстан эчке эшләр бүлегенең мактаулы хезмәткәре" исеме бирелде. Лаеклы ялга чыкканнан соң да 5 елдан артык Актанышта ПМК-746 төзелеш оешмасында кадрлар бүлеге җитәкчесе, аннан соң авыл хужалыгы идарәсендә юрист, район судьясы вазифаларын башкара. 2010 елның 14 февралендә вафат булды.
Газизов Муллаян Мингали улы 1926 елның 2 апрелендә Минзәлә районы Бикбау авылында дөньяга килә. Сугышка 1943 елның 10 ноябрендә алына. Ерак Көнчыгыш фронтындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Җиңү көнен Комсомольск шәһәрендә каршылый. Туган ягына 1950 елның октябрендә кайта. "Японияне җиңгән өчен" һәм башка бик күп төрле медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, район милиция бүлегендә участок инспекторы вазифаларын башкара. Аннан Минзәлә районы Теләнче Тамак авылына оперуполномоченный итеп билгелиләр. 1954 елда аны Актаныш районы милиция бүлегенә күчерәләр. Биредә ул 7 ел хезмәт куя. 1963-1969 елларда Зәй шәһәренең милиция бүлеген җитәкли. Яңадан Актанышка күчерелеп, 16 ел район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара. 1986 елны полковник дәрәжәсендә лаеклы ялга китә. 2010 елның апрель аенда вафат булды һәм Актаныш авылында жирләнгән.
Кожевников Алексей Константинович 1925 елның 26 февралендә Алабуга шәһәрендә туа. 1939 елда мәктәпне тәмамлап, 1939-1941 елларда медицина училищесында белем ала. Аннан соң Алабуга шәһәрендә шоферлар курсында укый, юл төзү оешмасына шофер булып урнаша. 1943 елның июнь аенда яуга китә. 2 тапкыр яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, кабат фронтка китә һәм 1945 елны Берлинны, Праганы азат итүдә катнаша. Бихисап хәрби медальләр һәм 8 мәртәбә Сталинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Сугыштан соң да 1948 елга кадәр шул ук частьтә шофер буларак хәрби хезмәтен дәвам итә. Полк командирын йөртә. 1948 елда туган ягына кайтып, шофер булып эшкә урнаша. Чистайдагы механиклар әзерли торган курсларны тәмамлап, Алабуга шәһәренең юл төзү идарәсендә механик булып эшли башлый. 1956 елда Алабуга районына милиция бүлегенә эшкә дәшәләр һәм дәүләт автомобиль инспекциясендә эшли башлый. 1970 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының боерыгы нигезендә Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә госавтоинспектор булып күчерелә. 1978 елның 1
декабренә кадәр хезмәт итә һәм капитан дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. 1993 елда вафат булды. Үзенең туган ягы Алабуга шәһәрендә җирләнгән.
Эчке эшләр органнары, эчке гаскәрләр ветераннары көне уңаеннан 17 апрель көнне ТР Эчке эшләр министрлыгында да зур гына чара узды. Бу тантанада катнашкан район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Васил Вахитов район эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасында тынгысыз эшчәнлеге өчен министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: