Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова ветеран-җитәкче Сәетҗан Фәттаховны 90 яше белән котлады

Әтәс авылында яшәүче Сәетҗан Фәттахов бүген 90 яшьлек юбилеен каршылады. Сәетҗан Әхияр улын олуг бәйрәме белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрик итте.

Фәттахов Сәетҗан Әхияр улы 1931 нче елның 23 нче октябрендә Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туа. 1946 нче елда Татар Әҗбие җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1948 нче елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1951-54 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, укуын дәвам итә, 1955 нче елда училище тәмамлый. Шул елны Татар Әҗбие сигезьеллык мәктәбенә физика - математика укытучысы, 1962нче елда мәктәп директоры итеп тә билгеләнә.

Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Сәетҗан абый 1968 нче елдан 1993нче елга кадәр Әтәс урта мәктәбе директоры булып эшли, балаларга физика фәненнән нигезле белем бирә. Сәетҗан Әхияр улы Әтәс авылында яңа мәктәп төзетеп, урта мәктәп ачучы мәктәп җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе. Укыту- тәрбия эшендәге уңышлары өчен  район мәгариф идарәсенең , Татарстан Мәгариф министрлыгының,  РСФСР Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә. "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесенә лаек була. Укыту - тәрбия эшендәге уңышлары, җәмәгать эшләрен аеруча уңышлы башкарганы өчен район мәгариф идарәсенең
мактау тактасына кертелә. "Халык мәгарифе отличнигы" значогы белән бүләкләнә. "Хезмәт ветераны", "Тыл ветераны" таныклыкларына ия булган укытучы, җитәкче бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Зөлфия апа белән 2 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр.

Реклама

Хөрмәтле Сәетҗан Әхияр улы! Сезне күркәм юбилеегыз белэн тәбрик итәбез. Алдагы көндә Зөлфия апа белән балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, куанычлы гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X