Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район ветеринария берләшмәсендә имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин корбан чалу кагыйдәләре белән таныштырды

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

           Корбан гаетенең беренче көне- 9 июльдә районыбызда да бәйрәм чаралары оештырыла. Инде бүгеннән үк корбан чалуга әзерлек эшләре башланып китте.  Район ветеринария берләшмәсендә имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашында корбан чалу таләпләрен аңлатып  киңәшмәләр уздырыла. Актаныштагы корбан чалу урыннарында хәзрәтләр, шәкертләр дә елдагыча булачак. Алар ислам дине кагыйдәләрен төгәл үтәп, догаларын багышлаячак. 

        Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан билгеләнгән тәртипләр белән дә таныштырабыз.

       Гарәфә көне итеп 8нче июль (җомга) көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 9нчы июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстанның 1500-дән артык мәчетендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. 9 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!


            Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак.

            Гарәфә көнендә (8нче июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (12нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев