Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район ЮХИДИ фонды җитәкчесе мәктәп яны лагерендә булды

Җәйге каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә , һәр елдагыча, оешты ул. Биредә мәктәп яны лагеры белән беррәттән хезмәт лагеры да үз эшчәнлеген алып бара. 17 июнь көнне мәктәп яны лагерында, "Игътибар: балалар!" айлыгы кысаларында, ЮХИДИнең Фән һәм мәгариф программасын финанслау буенча...

Җәйге каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә , һәр елдагыча, оешты ул. Биредә мәктәп яны лагеры белән беррәттән хезмәт лагеры да үз эшчәнлеген алып бара.
17 июнь көнне мәктәп яны лагерында, "Игътибар: балалар!" айлыгы кысаларында, ЮХИДИнең Фән һәм мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы идарәсе җитәкчесе Рәсимә Сәетова һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүинспекциясе хезмәткәре Регина Сәлимҗанова белән очрашу үтте.
- Җәй көне транспорт аеруча күп йөри, шуның өчен дә сездән, балалар, нык саклык сорала. Игътибарлы булыгыз, таныш түгел машиналарга утырмагыз, - дип үзенең киңәшләрен бирде Рәсимә Заһит кызы.
Балалар да үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Табышмаклар чиштеләр, сорауларга төгәл җавап бирделәр. Төрле транспорт чарасы һәм юл билгеләре макетларын җыйдылар. Җитезлектә сынаштылар.
Барлык төр ярышларда да актив катнашкан укучыларга Рәсимә Сәетова Мактау кәгазьләре тапшырды. Барлык балалар да аның кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев