Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район юлларында 6 кешенең гомере өзелде

Агымдагы елның 10 аенда район юлларында җәяүлеләр белән бәйле 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 8е төрле тән җәрәхәтләре алды. Актаныш районы эчендә 5 очрак теркәлеп, 1 кеше һәлак булды, 7се авыр тән җәрәхәтләре алды. М-7 "Волга" юлында барлыгы 3 очрак теркәлде, 2 кеше үлде, 1се авыр...

Агымдагы елның 10 аенда район юлларында җәяүлеләр белән бәйле 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 8е төрле тән җәрәхәтләре алды. Актаныш районы эчендә 5 очрак теркәлеп, 1 кеше һәлак булды, 7се авыр тән җәрәхәтләре алды. М-7 "Волга" юлында барлыгы 3 очрак теркәлде, 2 кеше үлде, 1се авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.

Әйтик, 27 октябрь төнендә Актаныш районы М-7 трассасының 1136 километрында 1959 елгы Камаз шоферы, юл читеннән кисәк юлга килеп чыккан җәяүле хатынны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле авыр травмалар алып хастаханәдә һәлак була. Әлеге эш буенча бүгенге көндә тикшерү бара.

Хөрмәтле гражданнар! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр транспорт юлын җәяүле юлы аша, урам чатларында исә тротуар линиясе буенча чыгарга тиеш. Юлда машиналар агымы каршы якка булган очракта гына йөрергә һәм автомобильләр хәрәхәт иткәндә юл янында якын йөрмәскә киңәш итә. Җәяүлеләр көннең караңгы вакытында киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куйсалар үзләре өчен дә, башка юл хәрәкетендә катнашучылар өчен дә куркынычсыз булыр иде.

Шоферлар да үз чиратында игътибарлы булсыннар! Эш­кә соң­га ка­лу­ла­ры, бет­мәс-төкәнмәс мә­шә­кать­лә­ре ха­кын­да бор­чы­лып, алар­ның кү­бе­се без­не күр­ми дә узар­га һәм игъ­ти­бар­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да бә­хет­сез­лек ки­те­реп чы­га­рыр­га мөм­кин. Агач­лар ара­сын­нан көт­мә­гән­дә җәя­ү­ле ки­леп чы­гар­га мөм­кин. Ма­ши­на йөрт­кән­дә тә­мә­ке тар­тыр­га, те­ле­фон­нан сөй­лә­шер­гә, ар­тык көч­ле му­зы­ка тың­лап игъ­ти­бар­ны чит­кә юнәл­тер­гә яра­мый. Боз­ла­вык­та тор­моз­га ал­дан­рак ба­сар­га ки­рәк бу­лу­ын да хә­тер­дән чы­гар­мас­ка ти­еш руль ар­тын­да уты­ру­чы. Һәм, го­му­мән, ма­ши­на йөр­тү­че­нең их­ти­ра­мын тою - аның җәя­ү­ле­ләр юлын­да си­не тук­тап уз­ды­руы, күл­лә­век­ләр янын­нан уз­ган­да, чәч­рәт­мәс өчен тиз­ле­ген ки­ме­теп үтүе шул­ка­дәр кү­ңел­гә рә­хәт бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев