Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОН ЗУР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ: Актаныш Иске Айман авыл җирлеге башлыгын соңгы юлга озатты...

Әле аңа нибары 55 яшь кенә иде.

Районда зур югалту: уйламаганда-көтмәгәндә, гөрләтеп эшләп торганда Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Мулланур Кашапов арабыздан мәңгелеккә китте. Әле аңа нибары 55 яшь кенә иде.

Мулланур Кашапов 1963 елның 25 августында Колын авылында туган. Мәктәптән соң, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаган. 

Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, 1984 елда “Айман” совхозында бригадир булып эшли башлый. Зоотехник, баш зоотехник, ә соңыннан совхоз белән җитәкчелек итә.

Реклама

2002 елның 16 декабрендә Иске Айман авыл җирлеге Советы башлыгы итеп билгеләнә. Шул вакыттан бирле аның хезмәт юлы муниципаль берәмлекләр белән бәйле. Соңгы тапкыр 2006 елның 1 гыйнварында Иске Айман авыл җирлеге башлыгы итеп сайланып, бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр зур тырышлык һәм намус белән башкарды. Ләкин каты авыруы көчлерәк булып чыкты, ул гаиләсен, балаларын калдырып, мәңгелек йортка күчте.Урыны оҗмахта булсын. 

Хатынының, балаларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык, сәламәтлек телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев