Актаныш

Районда бергә 70 ел гомер кичерүче бердәнбер пар алар

Бәхет. Һәр кешенең бәхетле буласы, бәхетле яшисе килә! Уңышка ирешкән, тормышта, гаиләдә үз бәхетен тапкан кешеләр генә аның көндәлек хезмәт икәнен белә. Тормыш сынаулары аша якын кешеләреңнең ышанычын аклап, үз йөзеңне саклап, язмышыңны үзең теләгәнчә язу ул. Бәхетле кешеләр, бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, дибез. Уртак кагыйдәләр дә бар, димәк. Беренче...

Бәхет. Һәр кешенең бәхетле буласы, бәхетле яшисе килә! Уңышка ирешкән, тормышта, гаиләдә үз бәхетен тапкан кешеләр генә аның көндәлек хезмәт икәнен белә. Тормыш сынаулары аша якын кешеләреңнең ышанычын аклап, үз йөзеңне саклап, язмышыңны үзең теләгәнчә язу ул. Бәхетле кешеләр, бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, дибез. Уртак кагыйдәләр дә бар, димәк.
Беренче тапкыр!
Чуракай авылында яшәүче Әхәт һәм Сәвия Суфиевлар гаиләсе дә җирлектә дә, районда да үрнәк гаилә буларак билгеле. Әхәт абый - Бөек Ватан сугышы ветераны, данлы хезмәт юлы үткән атказанган агроном, җәмәгать эшлеклесе. Сәвия апа - тыл ветераны, алты бала анасы. Икесе дә авылның горурлыгы - Ак бабай һәм Ак әби. Быелның 10 февралендә бергә яши башлауларына 70 ел булды! Шул уңайдан үзләрен дә күреп сөйләштек. Бергә бәхетле яшәү серләрен белештек. Шунысы игътибарга лаек! Районда бергә 70 ел гомер кичерүче бердәнбер пар әлегә алар!
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева:
- Район ЗАГС бүлегендә ел дәвамында 50, 55, 60 ел бергә яшәүче парларны билгеләп барабыз. 70 ел буе бергә яшәгән парның әле мин эшләгән чорда булганы юк. Әлеге гаиләгә чын күңелдән район ЗАГС бүлеге исеменнән бәхетле тормыш, исәнлек-саулык телим.
- Гөлфинә Баяновна, бәхетле яшәү сере нәрсәдә, ничек уйлыйсыз?
- Матур яшәү сере, иң беренче чиратта, бер-берең белән аңлашып яшәүдә дип уйлыйм. Икенче урында - сабырлык. Өченче урында - бер-береңә хөрмәт белән карау. Тормыш булгач, авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска мөмкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була. Гаилә коруга кайбер яшьләр бик җавапсыз карый. Әле шушы көннәрдә декабрь аенда гына өйләнешкән бер парыбыз үзара килешү нигезендә аерылышуга гариза бирде. Ни өчен аерылышасыз, дип сорагач, безгә әлегә шулай кирәк, дип җавап бирделәр. Моны ничек аңларга? Димәк, алар ниндидер документ өчен генә язылышкан булып чыгамы? Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, элеккеге әби-бабаларыбызның тәрбиясен ныграк күтәрергә кирәк. Элек бит бер өйдә әби-бабай, малай-килен, оныклар - барысы бергә яшәгәннәр һәм аерылышулар сирәк булган, - диде ул.
70 ел бергә яшәү ак алтын туй, ягъни платина туй дип атала. Икенче төрле рәхмәт туе дип тә әйтелә. Ир белән хатынның бер-берсенә рәхмәтле булып яшәвен аңлата. Балалар, оныклар һәм оныкчыклар рәхмәт йөзеннән үзләре теләгән бүләкне алып бирә ала.
Бары бергә, югы уртак
Әхәт абый да, Сәвия апа да Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә авылыннан. Әхәт абый 1924 елгы. Бүген - 2 мартта туган көне. Сәвия апа өч яшькә кечерәк. Ул елларда авыл халкы кичергән бар авырлыкны да бергә тиң күтәргәннәр. Кеше күргәнне күрдек инде, күрдек барын да, диләр.
Әхәт абый 1942 елның августында сугышка китә. Белоруссия фронтындагы 1324 укчы механикалаштырылган полкта разведчик сыйфатында Брянск шәһәре янында сугышка керә. Гел алгы сызыкта була. 1944 елда бик каты яралана. 19 яшьлек егет, инвалид калып, авылга кайта. Авыл тормышында да киеренке, катлаулы чор. Җитди карарлар кабул итәрдәй зирәк, көчле рухлы ир-атлар кирәк. Хисапчы була, 1947 елдан "Кызыл таң" хуҗалыгы рәисе. 1952 елдан өч ел колхоз рәисләре әзерләү мәктәбендә укый, кече агроном белгечлеге ала. КПСС райкомы утызмеңче сыйфатында Иркәнәш авылындагы Тукай исемендәге хуҗалыкка рәис итеп җибәрә аны. 1958 елдан Чуракайдагы "Авангард" хуҗалыгында агроном булып эшли. 1971 елдан пенсиягә чыкканчы партком секретаре, лаеклы ялга чыккач, 1984 елга чаклы мелиорация буенча агроном була, аннан 90 яшенә кадәр җирлекнең инвалидлар оешмасын җитәкли.
Сәвия апа хуҗалык эшләренең үзәгендә кайный авылларында.
- 7 яшьлек вакытымда әткәй сугышка китте. Дүртенчебез ул киткәч туды. Ятимлектә бик интегеп үстек. Әткәй яуда ятып калды. Колхозның төп көчләре булдык. Завхоз да булып эшләдем. Агротехник та, тегермән контроле дә мин. Печән чабарга да, урман кисәргә дә барабыз. Төнге сменага да эшкә чыгабыз.
Ике ел очрашып йөргәннән соң, ике яшь йөрәк кавышып гаилә кора. Әхәт абыйга гаилә җаваплылыгы да өстәлә. Ә Сәвия апага, 19 яшьтә генә булуына карамастан - гаилә учагын тергезү, җылысын саклау вазифасы.
Әхәт абый:
- Сәвия миңа таяныч булды. Үземне дә, балаларны да карап, тәрбияләп торды. Гаиләдә тынычлык, татулык булды. Балалар да борчымады. Үземне эшкә багышладым.
Сәвия апа:
- Тормыш булгач, төрле вакыт була. Килешеп яшәдек. Авырлыкның бөтенесен бергәләп җиңдек. Әткәй Нуриәхмәтне алты ел бактым. Әнкәй Гыйльмекамал белән 25 ел бергә яшәдек. Йорт мәшәкатьләре безнең өстә иде. Алты баланы тәрбияләп үстерүдә терәк булды. Малын да асрадык, йорт эшләрен дә алып бардык. Шулай булса да, бер көн дә колхоз эшеннән калмадым. Ирем колхоз кешесе булды, кайтып кермәде. Әхәт белән безнең сүзгә килгәнне балалар күрмәде. Кеше белән эшли, һәр эшне оештырырга, бөтенесен хәл итәргә кирәк, алҗап
кайткандыр, мин дә борчымыйм, дип, әйтәсе сүземне дә әйтми идем. Әйтсәң, кеше ышанмас.
Әхәт абый ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Хәйдәр Галиев белән кулга-кул тотынып эшли, хуҗалыкны Россия күләмендә алдынгы урынга чыгаралар. Хуҗалык көче белән мәктәп, клуб, медпункт салалар. Авылга су кертәләр.
Бәхет сере
Хатирәләрне яңартып, үткән елларны искә алганда Әхәт абый белән Сәвия апа бер-берсенең сөйләгәннәрен ым кагып, җөпләп тыңлап утырдылар. Һәммәсе хәтердә яңарды. Хуҗалык язмышы да, гаилә язмышы да бер-берсенә үрелеп барган.
Сәвия апа гаилә, балалар турында сөйләгәндә Әхәт абый сыкрап-сыкрап алды, тын гына елады. Балаларын кочаклап сөю мизгелләре бик тансык булган бит! Хезмәттә үткән еллар! Һәммәсе кадерле. Үзе хезмәт куйган, уңдырышлы иткән басуларны элек үзенә бүләккә бирелгән "Урал" мотоциклы белән ураса, хәзер аны авыл башлыгы Тимергази Хәсәнов үз машинасында урата. Тигез шытым биргән уҗымнарны һәр ел карап, барлап чыга атказанган агроном.
Алты бала - Фоат, Фәндүс(мәрхүм), Фиразия, Флүсә, Азат, Рәмзия, кияү-киленнәр, унике онык, унҗиде оныкчык хәл белергә, киңәшләшергә, шатлыкларын уртаклашырга кайта төп йортка. 1960 елда төзелгән йорт балаларның шат авазларына күмелә. Йорттагы һәр җиһаз яшьлек елларын хәтерләтә. Берни үзгәрмәгән диярлек. Әхәт абый ничек планлаштырган, шулай. Бүген дә аның сүзе төп һәм ахыргы сүз. Монысы инде улларының әтиләренә булган хөрмәте. Югыйсә, төзелеш оешмалары җитәкчеләренә соңгы мода белән яңа йорт корып куюның кыенлыгы юк. Ә менә әтиләрен хөрмәтләү ана сөте белән бирелгән. Кыш өчен җылытылган ике катлы агач тәрәзәләр җил кермәс өчен кәгазь ябыштырып беркетелгән. Тәрәзә төпләрендә гөлләр. Түр яктагы өстәлдә республикада, районда чыгучы газета-журналлар, дини китаплар урын алган. Стенка-шкафта фотолар, истәлек язмалары, район җитәкчеләренең төрле елларда гаиләне хөрмәтләп тапшырган Рәхмәт хатлары, балалар, оныклар язган хатлар саклана.
Сәвия апа авылда беренчеләрдән булып бакча тутырып гөл-чәчкәләр үстерүче. 1 сентябрьгә алып бару өчен балалар чәчкәгә килсә, авыл халкы озак еллар дәвамында Әхәт абый бакчасында үскән помидор үсентеләрен сорап килгән. Хәзер дә бакча җиләкләренә сокланалар аларның.
Үткән елларга нәтиҗә ясап, алар икесе дә: "Сабыр булдык, бер-беребезне, ата-ананы, авылдашларны, күрше-күләнне олылап яшәдек. Үзләре дә хөрмәт күрсәтә. Авылда үткән һәр очрашуга, мәҗлескә зурлап чакыралар", - диләр.
Балалар, оныклар һәр эшкә хәер-фатиха алырга кайта Ак бабай, Ак әби янына.
- Әхәт абый, гаилә башлыгы, җитәкче кеше буларак балаларыгызга нинди киңәшләр бирәсез? - дип сорыйм.
- Акыллы, тәртипле булыгыз, эчүчелеккә бирелмәгез, дим. Намус белән эшләгез. Кешеләрне рәнҗетмәгез, кешелекле булыгыз, масаймагыз, байлык байлык түгел, кешелекле булу байлык, дим. Авырлыклар килә, үтеп китә, сабыр итегез, бер-берегезне хөрмәт итегез, саклагыз, дим. Безнең нәселдә аерылышучы юк. Нәселне подводить итсәгез, имейте в виду, карагыз аны!.. дип әйтәм.
- Сәвия апа, Сез бүген ишле гаиләнең киңәш, үгет-нәсихәт бирүче Ак әбисе, нинди теләкләр телисез балаларыгызга, оныкларга?
- Никах туйларына баргач, кемгә баргансыз, кемне алгансыз, матур яшәгез, сезгә башка хатын, башка ир юк, дибез. Килешеп яшәгез, авырлыкларны үткәрә белегез, дип, һәр ата-ана баласына әйтә торгандыр. Без дә шулай инде. Һәр эшне "бисмилла" әйтеп башлагыз. Авызның эше юк, телегезне шуңа күнектерегез, дим. Әнием шулай дип әйтә торган иде. Булганына шөкер итә белегез, дим.
Әхәт абый да, Сәвия апа да биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Балаларга, онык-оныкчыкларга хәер-фатихада, догада. Ил-көннәрнең тынычлыгын телиләр.
Суфиевлар гаиләсендә бабай, әби әйткән сүздән чыкмыйлар. Алар сүзе - төп сүз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: