Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОНДА ҖИДЕНЧЕ ЯНГЫН: 70 кв.м мәйданда сарай тулысынча янып, көлгә әйләнгән

5 март көнне Актаныш районында агымдагы елның җиденче янгыны теркәлде. 

Сишәмбе кичендә, 20 сәгать 39 минутта, районның янгын сүндерү бүлегенә Буаз-Күл авылындагы шәхси секторда сарай януы хакында эәбәр килеп ирешә. Янгынның якын-тирә корылмаларга күчү куркынычы зур булганга, урынга тиз арада ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Татар Суксу  авылындагы аерым кизү бүлеге, “Чиялек” хуҗалыгы тракторы, “Агыйдел” НКСсе техникалары, 103 янгын сүндерү  бүлегеннән янгын сүндерү төркеме җибәрелә.   Күрсәтелгән адреска  шулай ук   "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре, газ оешмасы, полиция  бүлеге вәкилләре дә юл ала. 

Төркемкилеп җиткәндә 70 кв.м мәйдандагы  сарайда ачык януы күзәтелә, 5 метр арадагы торак йортка ут таралу куркынычы була. Йорт хуҗасының сүзләренә караганда, корылма эчендә маллар да, газ баллоннары да булмый. 

Янгын объекты: Янгын объекты: 10х7метрлы бер катлы бүрәнә сарай, утка каршы торучанлыгы бишенче дәрәҗә, 1990 елда төзелгән бина ике катлы түбәле, шифер белән ябылган.  Сарай электрлаштырылган, иминләштерелгән, газлаштырылмаган. 19747 елгы Г.Сның шәхси хуҗалыгындагы корылмасына керү юллары канәгатьләнерлек хәлдә. Якындагы гидрант 500м ераклыкта урнашкан. 

22.00 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 70 кв.м мәйданда сарай тулысынча янып бетә. Янгынның беренчел сәбәбе: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Янгыннан зыян күрүчеләр,һәлак булучылар юк. Матди зыян суммасы 70 000 сумны тәшкил итсә,  коткарылган милек суммасы 800 000 сум.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 14 кеше һәм 8 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 8 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.  Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә “ТР буенча 15 ОФПС”  ФГКУ ПСЧ-103 башлыгы,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты И.И. Шәрифьянов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов та катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев